16 июнь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районы хуҗалыклары печән эскертләре куя башлыйлар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрне чабалар. Озакламый, көннәр аяз, җылы торса, печән эскертләре дә куела башлар.
-
Чирмешән районында “Лада-Приора” юл кырыена “очкан”
Ульяновка авылы янындагы юл чатында булган авариядә “Лада-Приора” автомашинасы юл кырыена төшеп китә. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аңа каршыга килүче “унлы” юл бирмәгән.
-
Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында абзарга яшен суккан
Яңа Элмәле авылындагы ут казасы хакындагы хәбәр райондагы бердәм диспетчерлык пунктында узган атнада көндезге 12 ләр тирәсендә ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә.
-
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында карантин дәвам итә
Коронавирус инфекциясен таралуны кисәтү максатыннан, район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карантинга ябылган иде. Бу режим тагын бер атнага сузылачак.
-
Чирмешән районында “ЧИРМЕШӘНАГРО”лылар умартачылар үтенечен үтәделәр
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчелеге умартачылар җиткергән гозерне үтәү йөзеннән, быел 30 гектарда карабодай чәчте. Әлеге культура инде чәчәктә, умарталар аның балын суыра.
-
Татарстанга яңгырлар килә
Синоптиклар бу атнада һава торышының нинди булачагын фаразлады.