Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында карантин дәвам итә

Коронавирус инфекциясен таралуны кисәтү максатыннан, район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карантинга ябылган иде. Бу режим тагын бер атнага сузылачак.

- 27 апрельдән башлап 14 көнлек эш режимына күчтек. Беренче сменада -12, икенчесендә 11 кеше хезмәт күрсәтә. Йорт- интернат территориясенә читтән беркем дә кертелми. Эшчеләргә, монда торып эшләү, яшәү өчен тиешле шартлар булдырдык. Алып килгән продукцияне: ипине, сөт ризыкларын, эчкә узмыйча, өстәлгә куеп калдыралар, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. – Интернатта яшәүчеләрнең дә, хезмәткәрләрнең дә сәламәтлеген көн саен тикшереп торалар. Әби-бабайларның тән температурасын көненә - ике, хезмәткәрләрнекен өч тапкыр үлчиләр. Авыручылар юк. Киләсе атнада гадәти эш режимына күчәргә планлаштырабыз.

Йорт-интернатта 63 өлкән кеше яши, аларга 38 кеше хезмәт күрсәтә. Карантин чорында кайберәүләр өйдән торып эшли.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев