Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хуҗалыклары печән эскертләре куя башлыйлар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрне  чабалар. Озакламый, көннәр аяз, җылы торса, печән эскертләре дә куела башлар.

Әлегә, күп түгел, тиешле мәйданнарның 14 процент өлешендә, 710 гектарда чапкычлар эшләгән.

– Быел үләннәр биек булып үсте, уңышны тизрәк җыеп алырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Бу эшне 1 июльгә кадәр башкарып өлгерсәк, аннары үләннәр икенче кат җыярга да озак көттермәс.

Быел күмәк хуҗалыкларда һәм фермерларда район буенча 5087 тонна печән, 24 мең 488 тонна сенаж, 48 мең 837 тонна силос әзерләү планлаштырыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев