Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “ЧИРМЕШӘНАГРО”лылар умартачылар үтенечен үтәделәр

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчелеге умартачылар җиткергән гозерне үтәү йөзеннән, быел 30 гектарда карабодай чәчте. Әлеге культура инде чәчәктә, умарталар аның балын суыра.

Чирмешән балчылары узган ел ахырында үткән умартачылар җыенында “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчелегеннән район үзәге янәшәсендәрәк карабодай үстерүне сораганнар иде.

 -Бу үсемлекне Казанка уңаенда, “Кояшлы” балалар ял лагерена алып баручы юл чаты янәшәсендәге кырларга чәчтек, ул чәчәк атты. Умартачылар өчен бик җайлы урын: елгасы да шунда, тау бите, урманы да бар. Якын-тирәдә химик препаратлар белән эшкәртелә торган культуралар игелми, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.  

фото: Кадыйр Гомәров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев