16 май 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районында бер шофер иртән үк күп акча “эшләгән”
Иске Котыш авылында автоинспекторлар иртәнге тугызынчы яртыларда туктаткан “тугызлы” җиңел машина шоферы аек булмаган. Өстәвенә әлеге Чирмешән егетенең машина йөртү таныклыгы да юк икән.
-
Чирмешәндә радиостанция эшләде
Якташыбыз Ильяс Бикбаев җитәкчелегендәге радиоэкспедиция быел да безнең районда тукталды. Радиостанция район мәдәният йорты каршында радиоэфирга чыкты.
-
Чирмешәндә Сабан туе кайчан була?
Быел авылларда һәм район үзәгендә татар халык бәйрәме 8-9 июнь көннәрендә булачак.
-
Чирмешәндә "Игътибар - балалар!" акциясе старт ала
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 майдан 2 июньгә кадәр республика күләмендә традицион «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде.
-
Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында мунчалар аккан
Бу авылда 15 май кичендә яуган көчле яңгыр дистәләп йортка зыян салган, биш-ун минут эчендә Үтәмеш елгасы 5 метр чамасы күтәрелгән.
-
Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт утсыз һәм газсыз калган
Яңгыр күп яву сәбәпле, 13 торак йортны су баскан.