Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә радиостанция эшләде

Якташыбыз Ильяс Бикбаев җитәкчелегендәге радиоэкспедиция быел да безнең районда тукталды. Радиостанция район мәдәният йорты каршында радиоэфирга чыкты.

Россия һәм башка илләр радиосөючеләре белән радиоэлемтә үткәрелде, алар якташыбыз, Кармыш авылыннан Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның батырлыгы турында кабат ишеттеләр. Чирмешән яшьләре дә радиоэфир аша, бездән берничә мең километр ерак яшәгән радиосөючелэр белэн сөйләшүне игътибар белән тыңладылар, Ильяс Нурислам улына төрле сораулар бирделәр.

Радиоэкспедиция республикабыз шәһәрләре һәм районнары аша 1000 километрдан артык ара үтеп, үзенең эшен Түбән Кама шәһәрендә тәмамлады.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X