Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "Игътибар - балалар!" акциясе старт ала

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 майдан 2 июньгә кадәр республика күләмендә традицион «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде.

Агымдагы елның дүрт  аенда республика юлларында балалар катнашында 131 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 3 баланың гомере өзелде,  140 бала тән җәрәхәтләре алды.

-Чара вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм балалар бакчалары яннарында рейдлар оештыралачак, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев