Иске Котыш авылында автоинспекторлар иртәнге тугызынчы яртыларда туктаткан “тугызлы” җиңел машина шоферы аек булмаган. Өстәвенә әлеге Чирмешән егетенең машина йөртү таныклыгы да юк икән.
-Соңыннан, сатып алынган машинасының да үз артына күчерелмәгәнлеге ачыкланды. Моның өчен 800 сум штраф каралган, “страховакасы” – иминиятләштерү кәгазе юк - шулай ук 800 сум штраф, правасыз килеш руль артына утырган өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр җәза бирелә, исерек булганы аңа тагын 30 мең сум штраф яки 5 тән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный. Әле штрафстоянка чыгымнарын да капларга туры киләчәк - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
Фото архивтан
Нет комментариев