Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында мунчалар аккан

Бу авылда 15 май кичендә яуган көчле яңгыр дистәләп йортка зыян салган, биш-ун минут эчендә Үтәмеш елгасы 5 метр чамасы күтәрелгән.

– Биредә инде 51 ел яшәп, мондый хәлнең булганы юк иде, - ди Мичурин урамында яшәүче Миңнегөл Әбделгалимова. –Елгага басулардан җыелып килгән су бакчабызда чәчелгәннәрне, хәтта мунчабызны да агызды, аның миче генә утырып калды. Профнастил коймабыз яраксыз. Ярый әле үзебез исән. Бозауны да күршеләргә кертеп, документларыбызны алып өлгердек.

Илгиз Газизовлар да мунчасыз калганнар.

-Бакча ягына карыйсы да килми, - ди хуҗа кеше. -Бар да аккан, яраксыз.

Авылда бар да кузгалган: көчле су агымы агачларны, төзелеш материалларын, хәтта зур-зур тимер савытларны бакча читләренә, күпер төпләренә китереп ташлаган, шуңа су юлы томаланган.

Яңгыр сулары дистәләп мал-туарны да үз кочагына алган, ярый әле күбесе яр кырыена йөзеп чыккан, кичтән югалган ат та иртән исән килеш табылган.

Су кибет, элемтә бүлекчәсе биналарына агып кергән.

Мондагы хәлне үзең күрсәң генә!

-Тизрәк газ линияләрен челтәргә тоташтырасы иде, аларның берничә урында терәкләре ауды, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Берничә күпер-басма йөрерлек түгел. Республика булышмаса, бу эшләрне үз көчебез белән генә беркайчан да җиңдерә алмабыз. Елгада, яр буйларында чүп-чар да күп.

...Бу хәлләргә кадәр, алдагы көнне районның күпчелек авылларында  көчле яңгыр яуды, ә менә Иске Үтәмештә тамчы да таммады. Табигать “әҗәтен” икенче көнне менә шулай, күпләргә зыян салып, тынычлыгын бозып кайтарды. Бүген суы нык пычранган Үтәмеш елгасы тынычланган инде.

автор фотолары

Иске Үтәмешне су баскан (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Иске Үтәмештә яңгыр суларының "котырган" вакыты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев