Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт утсыз һәм газсыз калган

Яңгыр күп яву сәбәпле, 13 торак йортны су баскан.

 (Казан, 15 май, «Татар-информ»). Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт яки аларда яшәүче 411 кеше утсыз һәм газсыз калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 18.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында Мичурин урамындагы 13 торак йортны яңгыр суы басуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме ачыклаганча, көчле яңгыр яву аркасында, кырлардан су агып төшкән. Газүткәргеч һәм электр тапшыру линияләренә зыян килү аркасында 155 торак йорт газсыз һәм утсыз калган. Аларда 411 кеше яши, шуларның алтмышы - балалар.

Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186325/

фото из архива редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл мәшәкатьләре