15 декабрь 2017 яңалыклары
-
ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ: салкын тиюдән ышанычлы дару
Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле дааруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Баночкалардагы витаминнарга карый күбрәк...
-
ТҮЗҮНЕҢ ДӘ БЕР ЧИГЕ БАР
Гаиләдәге җәбер-золымга караш бик сәер бездә: берәү дә ир белән хатын арасына керергә теләми. Сугышалар икән, сугышсыннар, ызгышалар икән, ызгышсыннар. Янәсе, бу - аларның үз эшләре. Әмма саннар чаң суга: ел саен ире тарафыннан меңнәрчә хатын-кыз үтерелә, әти кешенең агрессиясе нәтиҗәсендә ике меңләп бала үз-үзенә кул сала, ел саен 50...
-
Ни өчен Чирмешәндә газ квитанциясе һаман юк?
Газ кулланган өчен акча түли алмыйбыз - һаман квитанция китермәделәр. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Николай, Чирмешән. Әлеге хаттагы сорау буенча район газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минхановка мөрәҗәгать иттек. Ул бу проблемага түбәндәгечә ачыклык кертте: "Газ өчен квитанцияләр почтада бераз тоткарланды. Алар хәзер, элеккеге кебек, башка квитанцияләр белән бергә киләчәк, бары...
-
Мордва Афонькәсендә яшәүчеләр сөт акчасын ала алмый
Без - Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авылыннан сөт тапшыручылар үзебезнең проблема хакында район газетасына язарга булдык. Инде кыш килеп җитте, ә ике айда - июльдә һәм октябрьдә тапшырылган сөт өчен безгә әле һаман түләмәделәр. Белүебезчә, мондый хәл бездә генә түгел, Лагерка, Андреевка, Шешминка авылларында да күзәтелә. Авыл кешесе гаилә бюджетына...
-
Күтәмәдән Татьяна Беглова урман да кискән, көтү дә көткән
Күтәмә авылында гомер итүче Татьяна Беглованың җыйнак кына йортына декабрьнең суык бер көнендә кунаклар күп җыелды, юкка гына түгел - аңа 90 яшь тулды. Татьяна Ивановна РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны район үзәгеннән килгән кунаклар тапшырды. 90 яшендә дә...
-
Чирмешәндә 1953нче елгы фаҗигане искә алдылар
1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә. Керосин лампасыннан башланган янгын мәктәп буенча бик тиз тарала. Монда әти-әниләр, балаларын коткармакчы булып, утка ташланалар. Мәктәпнең запас ишеген дә шунда куелган яңа җиһаз каплый. Тормышларын саклап калыр өчен, укучылар икенче каттан сикерәләр. Әмма...
-
Әккәрәйдә Ленин ордены кавалерын котладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Урманасты Үтәмештә берьюлы биш торак йорт төзиләр
Республика, дәүләт торак фонды аша салынучы бу аренда йортларын киләсе елда файдалануга тапшырачаклар. Әлегә аларның конкрет кемнәргә биреләсе билгеле түгел. Автор фотолары
-
Чирмешәндә җәяүлене бәрдәргәннәр
Үткән атнада юл идарәсе белән Чирмешән арасындагы юлда төнге сәгать 12 тирәсендә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була. -Кара Чишмә кешесе машина юлыннан барган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин....
-
Икенче хатын: «Ирләр бөтен кешегә дә җитми, бүлешә белергә кирәк»[булган хәл]
"Ул - Доронин, мин Наоми Кэмпбелл түгел түгелен, - ди Сөмбел, бармак арасында нәзек тәмәке таякчыгын әйләндереп, - әмма миндә - матурлык, анда исә акча бар." Аның турында газета битенә язарга теләк белдергәч, шактый озак киреләнгән Сөмбел, ниһаять, үз исемен үзгәртү шарты белән, язмышы турында сөйләргә ризалашты: «Менә шулай килеп...
-
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп...
-
Кече Чегодайда бер хатын-кыз ике штраф түләргә бурычлы
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бер административ эш тикшерелде, профилактик чаралар турында да сөйләштеләр. Кече Чегодай авылында яшәүче, ике балигъ булмаган бала үстерүче ана кешегә карата ун көн эчендә ике административ эш кузгатыла. Икесендә дә ул исерек була, өендә тәртипсезлек, пычрак, балаларга игътибар һәм...