Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кече Чегодайда бер хатын-кыз ике штраф түләргә бурычлы

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бер административ эш тикшерелде, профилактик чаралар турында да сөйләштеләр. Кече Чегодай авылында яшәүче, ике балигъ булмаган бала үстерүче ана кешегә карата ун көн эчендә ике административ эш кузгатыла. Икесендә дә ул исерек була, өендә тәртипсезлек, пычрак, балаларга игътибар һәм...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бер административ эш тикшерелде, профилактик чаралар турында да сөйләштеләр.


Кече Чегодай авылында яшәүче, ике балигъ булмаган бала үстерүче ана кешегә карата ун көн эчендә ике административ эш кузгатыла. Икесендә дә ул исерек була, өендә тәртипсезлек, пычрак, балаларга игътибар һәм тәрбия юк. Яшь ана инде үзен кулга алган кебек, алкогольгә бәйлелектән дәваланган. Комиссия членнары аның белән профилактик сөйләшү уздырды һәм дөрес юлга басасына ышаныч белдерде. Шулай да элеккеге хаталары өчен җәза бирелде, аңа ике эш буенча да штраф түләргә туры киләчәк. Гаилә социаль куркыныч хәлдәге гаилә буларак исәпкә алынды, мөмкинлеге чикле баланы укыту проблемасын хәл итәсе дә бар әле.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Флера Гыйләҗетдинова комиссия членнарын укучыларга патриотик юнәлештә тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныштырды. Үзәк аша оештырылган түгәрәкләрдә 1870 укучы шөгыльләнә, бу барлык укучыларның 80 проценты.

Беренче Чирмешән мәктәбендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча профилактик эшләр оештыруда класс җитәкчеләренең роле турындагы чыгыш та комиссия членнарына мәктәптәге хәлнең торышын ачыграк күзалларга мөмкинлек бирде.

Быел Нурлат аграр техникумы филиалының беренче курс студентлары арасында наркотиклар куллануны ачыклау максатыннан тестлаштыру уздырылган, бәхеткә, уңай нәтиҗә булмаган.

Киләчәктә комиссия утырышларын мәктәпләргә барып уздыру тәкъдиме дә кертелде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бурычлы Кече Чегодай бер хатынкыз ике штраф түләргә