15 июль 2021 яңалыклары
-
Чирмешән районында атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган
8-14 июльдә район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.
-
Әмирдә сигезенче тапкыр “Авыл көне” үткәрделәр
Халык агылды гына бәйрәм мәйданына. Башка районнардан, шәһәрләрдән килүчеләр дә бик күп иде. Уеннарда катнашмаган, бүләк алмаганнар калмады да кебек.
-
Күтәмәдән Антонина Аброськинаның үз инкубаторы
Антонина Аброськина инде 15 еллап инкубаторда чебиләр чыгарып үстерә.
-
Татарстанда корылык аркасында терлек азыгы җитмәү куркынычы бар
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифинг вакытында республикада корылык аркасында авыл хуҗалыгы тармагы өчен катлаулы вазгыять саклана дип белдерде. Шул сәбәпле терлек азыгы җитмәү куркынычы да бар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #31/ "Ш" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Чирмешән укучыларының имтихан нәтиҗәләре былтыргыдан яхшырак
Уку елы күптән тәмамланды. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узды. Барлык имтиханнарның да нәтиҗәләре билгеле. Димәк, укытучыларга да эшкә йомгак ясарга, киләчәккә бурычлар билгеләргә вакыт җиткән.
-
Чирмешән районындагы “Кояшлы” лагерена өченче сменага балалар көтәләр
“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче смена тәмамланырга да вакыт азаеп бара. 24 июльдә балалар яңа дуслары белән хушлашачак. Бу сменада 44 бала ял итә.
-
Мәктәп укучыларына биреләчәк 10 мең сумны алу өчен «Мир» картасы таләп ителми
Мәктәп яшендәге балаларга биреләчәк 10 мең сумны банк картасы белән генә алырга мөмкин.