15 июнь 2017 яңалыклары
-
Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗаты
"Интертат" электрон газетасы Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың биографиясенә - тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясый. Мәгълүм булганча, 84 яшен тутырган Әлфия Авзалова 15 июньдә вафат булды. Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә...
-
Чирмешән егете ике җинаять өчен каты режимлы колониягә озатылган
25 яшьлек Чирмешән егете кеше үтерергә омтылганы һәм полиция хезмәткәрләрен мыскыллаган өчен хөкем ителгән. Район суды ике җинаятьтә - үтерергә омтылуда һәм хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкилләрен халык алдында мыскыллауда гаепләнгән чирмешәнле Илнур Сәгъдиевның җинаять эшен тикшерде. -Суд тарафыннан шунысы ачыкланды - узган елның ноябрь аенда Сәгъдиев шәхси күралмаулык мөнәсәбәтләре...
-
Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза
Чирмешән мәчетендә көн саен диярлек ифтар мәҗлесләре уза. Һәр ифтарга йөзләп кеше җыела. Узган атнада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәчеткә мөселман кардәшләребезне җыеп авыз ачтырды. Мәҗлескә килгән халык Коръән сүрәләре, вәгазь дә тыңлап китә. Ир-атлар тәрәвих намазында да була. - Чирмешән авылы яшьләре җыелып та мәчеттә зур мәҗлес уздырды, алар...
-
Чирмешән районының Югары Чегодай авылында мәдәният йорты ремонтланды
Заманында сәхнәләрендә Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр җырчылар чыгыш ясаган Югары Чегодай мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. 1970нче елда төзелгән бинаны җиде ай чамасы үзгәртеп кордылар - ремонтладылар. Төзүчеләре дә районныкылар - Фәрһад Мортазин җитәкләүче оешма осталары. -Универсаль төзелеш компаниясе, барын да үзләре эшли, - диде...
-
Илһам Шакировның Әлфия Авзалова вафаты турындагы хәбәрне ничек кабул иткәне билгеле
Бүген 84 яшендә каты авырудан соң татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. (Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар. "Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр....
-
Чирмешәндәге күл тирәсен чүплек оясына әйләндерәбез (+ФОТО)
Соңгы елларда кунакларга да еш күрсәтеп мактана торган ямьле күл буенда чүп күбәя башлаган. Бирегә килүчеләр, узып баручылар җиргә ни генә ташлап калдырмаган, чүп савытлары да тулы. Күл тирәсен, агачлар арасын чүп үләннәре басып киткән. Болай да суы гел кимеп торучы, аккошларсыз да калган Чирмешән күле кызганыч хәлдә иде, чүпләп...
-
Югары Чегодайда мәдәният йорты кабат ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәндә яшәүче юбиляр өч телдә сөйләшә
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган чирмешәнле Мария Микушова район хакимиятеннән юбилее уңаеннан котларга килүчеләр белән татар телендә аралашты. Ветеран чуваш, рус телләрен, гореф-гадәтләрне дә яхшы белә. Аңа бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды. Мария...
-
Җырчы Әлфия Авзалова вафат булды
Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. (Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/15/142506/