Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән егете ике җинаять өчен каты режимлы колониягә озатылган

25 яшьлек Чирмешән егете кеше үтерергә омтылганы һәм полиция хезмәткәрләрен мыскыллаган өчен хөкем ителгән. Район суды ике җинаятьтә - үтерергә омтылуда һәм хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкилләрен халык алдында мыскыллауда гаепләнгән чирмешәнле Илнур Сәгъдиевның җинаять эшен тикшерде. -Суд тарафыннан шунысы ачыкланды - узган елның ноябрь аенда Сәгъдиев шәхси күралмаулык мөнәсәбәтләре...

25 яшьлек Чирмешән егете кеше үтерергә омтылганы һәм полиция хезмәткәрләрен мыскыллаган өчен хөкем ителгән.


Район суды ике җинаятьтә - үтерергә омтылуда һәм хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкилләрен халык алдында мыскыллауда гаепләнгән чирмешәнле Илнур Сәгъдиевның җинаять эшен тикшерде.

-Суд тарафыннан шунысы ачыкланды - узган елның ноябрь аенда Сәгъдиев шәхси күралмаулык мөнәсәбәтләре сәбәпле, йоклап ятучы үги әтисенең җилкәсенә пычак белән кадый, моннан кала йодрык белән дә суга, - ди әлеге җинаять эше буенча гаепләүче, район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Зыян күрүче алынган тән җәрәхәтләреннән уяна һәм каршылык күрсәтә, шуңа гына Сәгъдиев явыз ниятен ахырына кадәр эшләп җиткерә алмый.

Ә быелның январь аенда исерек хәлдәге Илнур Сәгъдиев урамда, халык алдында полиция хезмәткәрләренә карата мыскыллы сүзләр әйтә.

Шунысын да әйтергә кирәк, ул моңа кадәр ике ел да ике айга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган, югарыда аталган гамәлләрен Сәгъдиев шул вакыт аралыгында кыла. Димәк, дөрес юлга басмаган һәм үзе өчен нәтиҗәләр ясамаган дигән сүз.

Район суды шартлы хөкем карарын гамәлдән чыгарып, Илнур Сәгъдиевны 6 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул каты режимлы колониягә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined