Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза

Чирмешән мәчетендә көн саен диярлек ифтар мәҗлесләре уза. Һәр ифтарга йөзләп кеше җыела. Узган атнада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәчеткә мөселман кардәшләребезне җыеп авыз ачтырды. Мәҗлескә килгән халык Коръән сүрәләре, вәгазь дә тыңлап китә. Ир-атлар тәрәвих намазында да була. - Чирмешән авылы яшьләре җыелып та мәчеттә зур мәҗлес уздырды, алар...

Чирмешән мәчетендә көн саен диярлек ифтар мәҗлесләре уза. Һәр ифтарга йөзләп кеше җыела.


Узган атнада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәчеткә мөселман кардәшләребезне җыеп авыз ачтырды. Мәҗлескә килгән халык Коръән сүрәләре, вәгазь дә тыңлап китә. Ир-атлар тәрәвих намазында да була.

- Чирмешән авылы яшьләре җыелып та мәчеттә зур мәҗлес уздырды, алар ифтар ашларында үзләре дә катнаша, - ди мәчет имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Югары Кәминкә авылыннан Ильяс Хәнәфиев, Бәркәтә, Туймәт, Иске Кади, Кара Чишмә авылларында туып үскән, бүген район үзәгендә яшәүчеләр хисабына оештырылган авыз ачу - ифтар мәҗлесләрендә дә йөзләрчә кеше сыйланган, гыйбадәт кылган. Лашман, Утыз Имән авыллары халкы да биредә шундый мәҗлесләр уздырырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X