Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының Югары Чегодай авылында мәдәният йорты ремонтланды

Заманында сәхнәләрендә Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр җырчылар чыгыш ясаган Югары Чегодай мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. 1970нче елда төзелгән бинаны җиде ай чамасы үзгәртеп кордылар - ремонтладылар. Төзүчеләре дә районныкылар - Фәрһад Мортазин җитәкләүче оешма осталары. -Универсаль төзелеш компаниясе, барын да үзләре эшли, - диде...

Заманында сәхнәләрендә Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр җырчылар чыгыш ясаган Югары Чегодай мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты.


1970нче елда төзелгән бинаны җиде ай чамасы үзгәртеп кордылар - ремонтладылар. Төзүчеләре дә районныкылар - Фәрһад Мортазин җитәкләүче оешма осталары.

-Универсаль төзелеш компаниясе, барын да үзләре эшли, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, бинаны ачу тантанасында. -Аларга, республика җитәкчелегенә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да, авыл халкына даими игътибар бирүләре өчен, бик зур рәхмәт.

Сездә гарасат-давыл зур зыян салды: андый күңелсез хәлләр кабатланмасын иде. Әле генә яңгыр явып узды, анысы да кирәк. Кырларыбыз, кырларыгыз чәчелде, мул уңыш көтәбез.

Югарычегодайлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да килде, котлау сүзләре ирештерде. Зур кунак сөенечле хәбәр дә җиткерде - Чирмешәндә универсаль спорт комплексы сала башлаячаклар икән.

Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов әйтүенчә, Югары Чегодай мәдәният йортын капиталь ремонтлауга нефтьчеләр 6 миллион сумга якын акча биргәннәр, моннан тыш җиһазлар, пәрдәләр, башка кирәк-ярак алуга район бюджетыннан 600 мең сумга якын акча бүленгән. Биредә өр-яңа бильярд өстәле, музыка аппаратлары да бар. Тамаша залы, китапханә ялт итеп тора. Су, канализация, электр челтәрләре яңабаштан эшләнгән. Матур материал кулланып тышланган, эшләнгән бина тирәсендә чәчәкләр үсә.

-Мин бу бинаны төзегән вакытларны хәтерлим әле. Шуннан соң ул бүгенгедәй зур ремонт күргәне булмады, - ди үзе дә биредә 43 ел буе хезмәт куйган Илдар Биктаһиров.

Бәйрәм уңаеннан, Югары Чегодай мәдәният йортында зур концерт булды. Авылдашларына якташыбыз, шушы авылда туып үскән күренекле артист Искәндәр Биктаһиров та моңлы җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X