Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗаты

"Интертат" электрон газетасы Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың биографиясенә - тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясый. Мәгълүм булганча, 84 яшен тутырган Әлфия Авзалова 15 июньдә вафат булды. Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә...

"Интертат" электрон газетасы Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың биографиясенә - тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясый.

Мәгълүм булганча, 84 яшен тутырган Әлфия Авзалова 15 июньдә вафат булды.

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә дөнья куя. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Кызчыкны әнисенең апасы тәрбияли.

Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнлектән, мохтаҗлыкта үтә. Әлфия Авзалова үзе истәлекләрендә, ачлыктан үлмәс өчен, әбисе белән качып кына бодай урларга колхоз басуына йөргәннәре турында сөйләгән. Әбисе кызга малайлар чалбары киертеп, тезләре турысында бау белән бәйләп, чалбар балагына бодай сала торган булган. Өйгә кайтып җиткәнче, бодай ярмалары кызның тезләрен суеп бетерә торган булган. Әмма ул, әбисен борчымыйм, дип еламаган, түзгән.

Үзешчән сәнгать эшчәнлегендә актив катнашуы өчен, аны район комитетыннан Казанга җибәрәләр. Авыл кызы әкренләп Татарстан башкаласын яулый. 1952 елда Әлфия Авзалова Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамбле солисткасы була. Вокал осталыгына Әлфия Авзалованы ул вакытта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә Волкова өйрәткән.

Анда бер ел эшләгәннән соң, музыка училищесына керә, әмма 8 айдан тавышы югала. Тавышын кире кайтаргач, ансамбльгә кире кайта. Тиздән Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчелеге киңәше буенча, үзенең концерт группасын булдыра. Бу төркемгә Кәрим Габидуллин җитәкчелегендәге орган, гитара, клавишалы уен кораллары һәм синтезатордан торган "Казан утлары" эстрада уен кораллары ансамбле һәм бию группасы кергән була.

64 яшендә катлаулы операция кичерә, әмма төшенкелеккә бирелми. Көч туплагач, тернәкләнгәч, яңадан 400дән артык концерт куя.

Иҗаты: тавыш тембры - тулы диапазонлы альт.

Дөньяның 14 телендә җырлаган җырлары бар. Аның иҗади үсешенә Александр Ключарев, Зөләйха Әхмәтова, Разия Тимерханова кебек шәхесләр өлеш керткән.

1957 елда Мәскәүдә "Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы"нда ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага зур уңыш китерә. "Казан утлары" анасамбле белән берлектә, Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларына гастрольләр белән барган. Мәскәү, Ленинград һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, Татарстан һәм Башкорстан нефтьчеләре, КамАЗны төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре алдында да чыгыш ясаган ул. 2-3 айга сузылган һәр гастролендә тамашачысын 100дән артык концерт белән сөендерә алган.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен зур осталык белән башкарган. Әнвәр Бакировның Мөнир Мазунов сүзләренә язылган "Әниемнең җылы кочагы" җыры - аны таныткан әсәрләренең берсе. Аның репертуарында - борынгы һәм заманча халык җырлары.

Әлфия Авзалова - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены иясе була. 1960 елда аңа "Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен" Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда "Татар эстрадасы легендасы" мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда "Моң патшабикәсе" документаль фильмы күрсәтелә.

Әлфия Авзалова белән хушлашу 17 июнь (шимбә) көнне Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узачак. Ишекләр 8.30 сәгатьтә ачыла, рәсми чара сәгать 10.00да булачак. Артистка шәһәрнең Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/66311-әlfiya-avzalovanyiң-tormyish-yulyi-һәm-iҗatyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined