Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче юбиляр өч телдә сөйләшә

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган чирмешәнле Мария Микушова район хакимиятеннән юбилее уңаеннан котларга килүчеләр белән татар телендә аралашты. Ветеран чуваш, рус телләрен, гореф-гадәтләрне дә яхшы белә. Аңа бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды. Мария...

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган чирмешәнле Мария Микушова район хакимиятеннән юбилее уңаеннан котларга килүчеләр белән татар телендә аралашты. Ветеран чуваш, рус телләрен, гореф-гадәтләрне дә яхшы белә.


Аңа бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләген район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды.

Мария Петровна тумышы белән Иске Элмәле кызы, аңа 7 яшь вакытта әти-әниләре Чирмешәнгә күчеп килә. Бәләкәй Мария алты классны тәмамлаганнан соң колхоз эшенә керешә: яшь кыз көтү дә көтә, хәтта заготскотка җыелган малларны Самарага кадәр куып илтүдә дә катнаша. Сугыш вакытында яшүсмер кызга тылдагы авырлыкларны да татырга туры килә.

-Пенсиягә чыкканчы 40 ел хәзерләүләр конторасында эшләдем. Җыелган сарык, төлке, бүре тиреләрен тиешле нормаларга китереп Казанга озата идек, - дип ул елларны да искә алды Мария Петровна.

Мария әби ире Михаил Семенович белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүген инде ире дә, бер улы да якты дөньяда юк. Мария Петровна үзенең җыйнак кына йортында ялгызы гомер кичерә, сәламәтлегенә дә зарланмый, үзен-үзе карап тора. Кайбер эшләрдә социаль хезмәткәр ярдәмгә килә.

Кызлары, биш оныгы, өч оныкчыгы әбиләре янына еш кайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined