13 май 2016 яңалыклары
-
Лашман бабай тегүче, Кармыш бабай артист иде
Лашман бабайларга (кечкенә чакта мин аларны яратып шулай аера идем - Лашман бабай, Кармыш бабай, дип) кунакка баргач: "Бабай, ә нигә синдә бер генә аяк?" - дип сорый идем. Ул сабыр гына, мине үз янына утыртып сөйләгәннәре болай истә калган. Вәгыйз Талип улы Талиповны 1942 елда сугышка алалар. Хәрби әзерлек...
-
Чирмешән районында йорт тирәләрен чисталамаучы 25 кешегә штраф салынган
1 апрельдән игълан ителгән санитар - экологик икеайлык барышында чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына 25 беркетмә төзелгән, барлыгы 28 мең сум штраф салынган. -Район административ комиссиясе авыллар буенча рейдларны даими уздырып тора, - ди әлеге комиссиянең җаваплы сәркәтибе Татьяна Якимова. - Без Иске Котыш, Яңа Элмәле, Шешминка, Кармыш, Югары Кармалка,...
-
Татарстанда кырау төшәчәк
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе ялларда Татарстанда салкынча һава торышы урнаша. Туфракта кырау төшәчәк. 14-16 май көннәрендә районнарда 3 градуска кадәр кырау көтелә. Татарстан буенча һава температурасы исә 1 градуска кадәр суыта. Казанда 14-15 майда туфракта 1 градуска кадәр кырау була. http://matbugat.ru/
-
Чирмешәндә дә ВИЧ - инфекциялеләр бар
Район үзәк больницасында ВИЧ- инфекциясе белән авыручы 19 кеше исәптә тора. Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 15 майга туры килә. Шул уңайдан республикада 10 майдан 20 майга кадәр "Язгы тестлаштыру атнасы - үзеңне тикшереп кара!"...
-
Чирмешәнлеләрне төп башына утыртканнар
Хәзер газеталарда, гомумән мәгълүмат чараларында реклама бик күп - халыкка нинди генә хезмәтләр тәкъдим ителми, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма барына да ышанырга ярамый икән. Әле апрель аенда гына Чумачкада һәм Иске Элмәледәге ике кеше алдакчы "кармагына" эләгә. Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәр хуҗалар белән торак йортка ремонт ясау, бизәкләү...
-
“Ромашка” августта кабат ачылачак
Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт бара. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 13 миллион 800 мең сум акча бирелгән. Биредә төзүчеләр тәрәзәләрне алмаштырганнар, стеналарны тигезләп штукатурлаганнар, идәннәрне ясаганнар. Электр үткәргечләрне дә яңартканнар. Башкарасы эшләр дә күп әле. Балалар бакчасын август аенда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
-
Чирмешәндә бассейнны япканнар
"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында урнашкан бассейн 1 июньнән соң эшли башлаячак. -Үзәк җылыту системасы сүндерелгәнлектән, бассейн суын үзебездәге җылыткычлар ярдәмендә җылыту өчен вакыт кирәк. Бина үзе җылынмый торып, су да җылына алмый, 1 июньнәргә су тиешле температурага җитәргә тиеш, - ди комплекс директоры Камил Назыров. ФОК хезмәткәрләре бу көннәрдә икенче объектларын...
-
Чирмешән районында яшь инспекторлар көч сынашты
"Куркынычсыз тәгәрмәч" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында Кармыш урта мәктәбе укучылары кабат беренче урынны яулады һәм бәйгенең иң зур бүләген - төсле принтерны алып кайтып китте. Бу командага республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. -Бу бәйгедә безнең балалар дуртенче тапкыр җиңүче булды, - ди Кармыш урта мәктәбе...
-
Армиядән качып йөрүче Казанка егете судтан качалмый
Хәрби хезмәткә барырга теләмәгән Казанка егетенә Чирмешән район суды карары нигезендә штраф салынды. 21 яшьлек А.Фадеевны 2012 елда ук район хәрби комиссариатына исәпкә куялар, медицина комиссиясе дә аны армиягә яраклы дип таба. 2015 елның ноябрь аенда егеткә 5 повестка тапшырыла. Ул аларның һәркайсын имзалап алып калса да, тиешле вакытка район...