Лашман бабайларга (кечкенә чакта мин аларны яратып шулай аера идем - Лашман бабай, Кармыш бабай, дип) кунакка баргач: "Бабай, ә нигә синдә бер генә аяк?" - дип сорый идем. Ул сабыр гына, мине үз янына утыртып сөйләгәннәре болай истә калган.
Вәгыйз Талип улы Талиповны 1942 елда сугышка алалар. Хәрби әзерлек...
Лашман бабайларга (кечкенә чакта мин аларны яратып шулай аера идем - Лашман бабай, Кармыш бабай, дип) кунакка баргач: "Бабай, ә нигә синдә бер генә аяк?" - дип сорый идем. Ул сабыр гына, мине үз янына утыртып сөйләгәннәре болай истә калган.
Вәгыйз Талип улы Талиповны 1942 елда сугышка алалар. Хәрби әзерлек узганнан соң, 17 яшьлек егет укчылар полкына минометчы итеп җибәрелә. Смоленск янында яшь солдат тәүге сугышчан бүләгенә - "Батырлык өчен" медаленә лаек була.
1943 елның язында Волхов юнәлешендәге каты бәрелешләр вакытында аңа 18 яшь. Ул анда - отделение командиры. Шунда Вәгыйзне комсомолга да алалар. Шул ук елда Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрен азат итүдә батырлыклар күрсәтә бабам һәм Дан ордены белән бүләкләнә, бер айдан соң күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бизи.
1944 елның 8 ноябрендәге бәрелешләрне сөйли башлагач, фронтовикның күзләре яшь белән тула иде:
-Латвияне азат итү өчен барган сугышта снаряд шартлап, миномет расчеты тулысынча диярлек һәлак булгач, миңа бер иптәшем белән немецларга нык каршы торырга туры килде. Иптәшем үлде, ә минем аякларны снаряд кыйпылчыклары чәрдәкләде. Госпитальдә гангрена башланды һәм бер аякны кистеләр. Метава шәһәре тирәсендә (хәзер Тарту) яшьлегемнең иң матур мизгелләре, исәнлегем Ватанны саклау бурычын үтәгәндә калды...
Иленә тугрылыклы совет солдаты, күкрәге тулы орден-медальләр тагып, бер исән аякта 1946 елда туган авылы - Лашманга кайта.
Сугыштан соң бабам башта колхозда хисапчы була. Соңрак Казан шәһәрендә аяк киемнәре тегүче һөнәрен үзләштереп кайткач, КБО филиалында эшли башлый. Авыл халкы ул теккән аяк киемнәренең ипле, җиңел, чыдам булуы турында хәзер дә сагынып сөйли.
Бабай Миннур әбием белән җиде бала үстергәннәр. Балалары да әти-әниләрендәге күркәм сыйфатларны үзләрендә булдыралар. Аларның һәрберсенең дә характерында солдат ныклыгы, әтиләре холкы сизелә.
Кармыш бабам - Юныс Мәгъсүм улы Сәлаховның да балалык еллары авыр чорга туры килә. Аңа ике яшь тулганда әнисе вафат була. Ятим бала бик иртә эшкә өйрәнә. Сәләтле малай үсмер чагында ук кош оялары ясый. 14-15 яшьләрендә авыл һәм район сабантуйларында ат чабышында беренче урынны да яулый ул...
Юныс Сәлаховны Латвиядә хезмәт иткән җиреннән сугышка алалар.
Бабам сугыштагы батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз", "Кызыл Байрак" орденнары һәм күп төрле медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан кайткач, Мөсәвәрә әбием белән гаилә коралар, җиде балалары туа. Бабам колхозда төрле эшләрдә, төзелештә дә хезмәт куя. Кешеләргә һәрчак игелек итәргә ашкына, ярдәмчел була. Клуб мөдире булып эшләгән вакытында спектакльләрдә катнаша. Мирсәй Әмирнең "Тормыш җыры"нда Басыйр ролен башкара. Авылдашлары ул уйнаган чакларны хәзер дә сагынып искә алалар.
Кызганыч, бабайларым безнең арада юк инде. Без аларны бик сагынабыз һәм барыбыз да Бөек Ватан сугышы каһарманнары - Вәгыйз бабай һәм Юныс бабай баласы, оныгы, оныкчыгы булуыбыз белән горурланабыз. Бу язмам бабайларымның истәлегенә дога булып барсын иде.
Фирүзә Сәлахова.
Кармыш авылы.
Автор фотолары.
Нет комментариев