Район үзәк больницасында ВИЧ- инфекциясе белән авыручы 19 кеше исәптә тора.
Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 15 майга туры килә. Шул уңайдан республикада 10 майдан 20 майга кадәр "Язгы тестлаштыру атнасы - үзеңне тикшереп кара!"...
Район үзәк больницасында ВИЧ- инфекциясе белән авыручы 19 кеше исәптә тора.
Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 15 майга туры килә. Шул уңайдан республикада 10 майдан 20 майга кадәр "Язгы тестлаштыру атнасы - үзеңне тикшереп кара!" исемле акция узачак. Бу көннәрдә чирмешәнлеләр дә үзәк больница поликлиникасында аноним рәвештә ВИЧ - инфекциягә анализ бирә алалар.
СПИД (синдром приобретенного имунного дефицита) - булдырылган иммунитет дефициты синдромы - лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз - үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.
ВИЧ эләктерү, СПИД белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуалистлар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында, ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була.
Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизацияне начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.
Зилә Минеголова,
район үзәк больницасы врач - статистигы.
Нет комментариев