12 декабрь 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк
ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.
-
Казанкада яшәүче оста ике көндә бер курчак бәйли
Үз һөнәре булган кеше бәхетледер ул. Матур әйберләр тудыручы алтын куллы кеше башкаларны да сөендерергә сәләтле. Казанка авылында яшәүче Анастасия Миронова шундыйлар рәтенә керә.
-
Чирмешәнлеләр ТНВ тапшыруларын ОТР каналында карый ала
Санлы телевидениегә күчү “зәңгәр экран” хуҗаларына 20 дәүләт телеканалын бушлай карарга мөмкинлек бирде.
-
Чирмешән районында тагын бер ветеран вафат булды
Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары тагын бергә азайды – Керкәледә яшәүче 94 яшьлек Шәһит Ибраһим улы Фәттахов та мәңгелеккә күзләрен йомды.
-
Чирмешән районының иң өлкән кешесенә 101 яшь
Районыбызның иң өлкән кешесенә, Бөек Ватан сугышы ветераны Константин Васильевка октябрь аенда 101 яшь тулды.
-
Чирмешән районы фермерларына чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртасы бар
Авыл хуҗалагы белгечләре әйтүенчә, бер үк төрле технологияләр кулланып, ике төрле - яхшы, элиталы һәм массакүләм репродукцияле начар орлык чәчелгән бер үк басудан алынган уңыш күрсәткече аермасы гектарыннан 15 центнерга кадәр җитәргә мөмкин. Ни кызганыч, райондагы кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары моны белгән өстенә, чүп чәчеп яхшы уңыш алырга өметләнәләр.
-
Чирмешән районында быел 9 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә киткән
Армиягә көзге чакырылыш тәмамланды. 10 декабрьдә быел соңгы төркем юлга кузгалды, бу көнне өч райондашыбыз якыннары белән бер елга хушлашты.