12 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Улы өчен – “әни”, кызы өчен “мама” [тормыш хәле]
Ышанам: мондый язмышлылар әйләнә-тирәбездә шактыйдыр. Тормыш бит үтә катлаулы. Һәркемнең үз сукмагы, сикәлтәле-сиртмәле үз юлы… Хәтта бер гаиләдә үскән ике балада да ике төрле балачак, ике төрле язмыш булырга мөмкин. Зәлия һәм Рөстәмдәге кебек (исемнәр үзгәртелде). Әти-әнине сайлап алып булмый, диләр. Юк, бала сөймәс, алардан баш тарткан әти-әни балалары түгел...
-
Рабигыль – әүвәл ае бара
Бу айны кешелек дөньясының барлык мөселманнары көтеп, шатланып каршы алдылар. Миляди 571нче елның Рабигыль - әүвәл аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Гарәбстаннның Мәккә шәһәрендә Пәйгәмбәребез Мөхәммәт-Мостафа с.г.в дөньяга килә. 632нче елның 12 Рабигыль-әүвәл аенды дөнья хәятеннән күчкән. Без бу айда аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә, ешрак искә алырга, аңа...
-
Чирмешән районында инвалидлар шахмат һәм шашка уенында ярышты
Инвалидлар декадасы кысаларында быел да шахмат буенча ярыш үтте. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты. Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады. -Мин әле быел гына шахмат түгәрәгенә йөри башладым, тәҗрибәм зур түгел, шулай да...
-
Фэн-шуй буенча төсләр нәрсәне аңлата?
Фэн-шуй буенча төсләр төрле мәгънәгә ия икән. Ак - шатлык һәм яхшылык энергиясе белән тулыландыра. Барлык бүлмәләрдә дә әлеге төсне куллану кулай. Кара - кайгы-хәсрәт төсе, әмма аның ял иттерү сәләте дә бар. Аны күп булмаган күләмдә юыну, кунак бүлмәсе һәм йокы бүлмәсендә кулланырга мөмкин. Соры - тынычлык төсе. Аны...
-
Әти-әнине искә төшеремәгән көн юк
12 декабрьдә әтием Наил Әхмәтҗановка 100 яшь, әтинең энесе Тәлгать абый Рәхимҗановка 83 яшь тулган булыр иде. Алар авырып та тормыйча, кинәт кенә үлеп киттеләр. Тәлгать абыйны район кешеләре, әтине авылдашлар бик хөрмәт итәләр иде. Әле хәзер дә кайткач авыл халкы: "әти-әниең бигрәк уңган-булган кешеләр иде", - диеп искә ала....
-
Чирмешәнлеләргә “Әби сандыгы” җиңү китергән
Чирмешән лицееның 2-3 нче сыйныф укучылары Сәидә Харисова, Нурия Гатина һәм Зәринә Батыршина "Әбиемнең сандыгы" татар теленнән республикакүләм олимпиадасында беренче урын яулаганнар. Камилә Миншина һәм Равил Гайнуллин-призерлар, Илнара Хөснетдинова лауреат булып кайтканнар. Жюри алдында 100гә якын бала чыгыш ясаган. Катнашучылар әбиләре сандыгында сакланган рухи, мәдәни мирас турында яттан сәнгатьле итеп...
-
Ивашкинода туучылар саны кимегән
Агымдагы елда Ивашкино авыл җирлегендә биш сабый дөньяга килгән, 2016нчы елда 18. Бер елда туучылар саны өч тапкыр кимегән, моңа нәрсә сәбәпче? Авыл җирлегендәге демографик кризисны ничек аңлатып була? - Мондый хәлнең күптәннән күзәтелгәне юк, элек Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында ел саен уннан күбрәк бала туа иде, - диделәр авыл...
-
«Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе Гөлназ ГАТИНА: «Безне гел күзәтеп тордылар. Кайсы кулга кашык тотып ашыйбыз, ничек йоклыйбыз, ничек аралашабыз – барысын да карадылар»
Гөлназ ГАТИНАны без «Ягымлы яз», «Яз гүзәле», «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары», «БикаФест» бәйгеләре аша беләбез. Чәчләрен ике озын толымга үреп, башына калфак киеп, чын татар кызлары кебек тыйнак кына чыга ул сәхнәгә. Башкортстанның Уфа шәһәрендә узган халыкара «Татар кызы-2017» бәйгесендә дә тамашачы: «Гөлназ җиңми, кем җиңсен инде», - дип, аның өчен...
-
Чирмешән районында уяулыкны тикшерәләр
Дөньядагы сәяси вәзгыятьнең торышына карап экстремизм һәм терроризмга каршы сораулар үзләренең актуальлеген югалтмый. Илдәге оператив хәлләрдән күренгәнчә, террорчылык куркынычы кимеми, еш кына төрле шәһәрләрдә моңа кагылышлы ялган хәбәр таратучылар да очрап тора. Мондый шартларда район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре уяулыкларын югалтмый, бүлекчә начальнигы янына үземне дә тикшереп керттеләр. Халыкның уяулыгын ачыклау...