Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода туучылар саны кимегән

Агымдагы елда Ивашкино авыл җирлегендә биш сабый дөньяга килгән, 2016нчы елда 18. Бер елда туучылар саны өч тапкыр кимегән, моңа нәрсә сәбәпче? Авыл җирлегендәге демографик кризисны ничек аңлатып була? - Мондый хәлнең күптәннән күзәтелгәне юк, элек Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында ел саен уннан күбрәк бала туа иде, - диделәр авыл...

Агымдагы елда Ивашкино авыл җирлегендә биш сабый дөньяга килгән, 2016нчы елда 18.

Бер елда туучылар саны өч тапкыр кимегән, моңа нәрсә сәбәпче? Авыл җирлегендәге демографик кризисны ничек аңлатып була?

- Мондый хәлнең күптәннән күзәтелгәне юк, элек Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында ел саен уннан күбрәк бала туа иде, - диделәр авыл җирлегенең башкарма комитеты хезмәткәрләре. - Шуны да исәпкә алырга кирәк - узган елны бездә нибары өч туй уйналды.

Ә менә быелгы ел туйларга, киресенчә, бик бай - 11 пар гаилә корган. Ләкин 6 гаилә читкә киткән.

Сүз уңаеннан, ике авылның да балалар бакчаларына 35әр сабый йөри. Ивашкино мәктәбендә - 105, Әккәрәйнекендә 94 бала укый. Җирлектә яшьләр күп, димәк киләчәктә сабыйлар күбрәк туар дигән өмет бар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән юл участогы янында җәяүлене таптатканнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined туучылар Ивашкино авылы. саны кимегән