12 апрель 2019 яңалыклары
-
Альбина Насыйрова: Татарстанда полилингваль педагоглар әзерләү системасы булдырырга кирәк
«Бала-Сити» полилингваль балалар үзәкләре челтәре генераль директоры бүген «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы сыйфатында теркәлде.
-
Татарстанда биш меңләп кеше «Тоталь диктант»та үз белемен тикшереп карый алачак
Диктантны Римма Ратникова, Анастасия Исаева, танылган теле- һәм радио алып баручылар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре укыячак.
-
Чирмешәндә тырмага чыктылар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника төзек, кайберләре бу атнада ук кырга чыкты. Былтыр көз 14 мең 500 гектарда чәчелгән уҗым культураларының күпчелеге яхшы кышлаган, тернәкләнә алмасалар, 1-2 мең гектарда гына кабат чәчәргә туры киләчәк.
-
Чирмешәндә өстәл уеннары буенча ярышларда призлы урыннарның күбесен күршеләр яулады
Чирмешәндә универсаль спорт залында өстәл уеннары буенча беренче тапкыр районара турнир узды, ул ТАССР ның 100 еллыгына багышланган иде.
-
Чирмешән театрының яңа премьерасы
Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры яңа премьера әзерли. Бу юлы артистларыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” исемле драмасын сәхнәләштергән.
-
Ивашкино мәктәбендә редиска өлгерә
Әлеге мәктәп укучыларының ашларын үз теплицаларында үскән яшел тәмлеткечләр - суган кыягы, укроп тагын да тәмле итә. Алар апрель башында уңыш бирә башлаган. Якын көннәрдә редиска да өлгерә.
-
Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшсәң - штраф
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү максатыннан, дәүләт автоинспекциясе 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр “Мобильник” дигән оператив-профилактик чара үткәрә.
-
Чирмешәндә өмәләр ешайды
Соңгы көннәрдә урамнар нык чистарды, чүп-чардан арынды. Бу эшкә оешмалар актив кушылдылар.