Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә тырмага чыктылар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника төзек, кайберләре бу атнада ук кырга чыкты. Былтыр көз 14 мең 500 гектарда чәчелгән уҗым культураларының күпчелеге яхшы кышлаган, тернәкләнә алмасалар, 1-2 мең гектарда гына кабат чәчәргә туры киләчәк.

Муниципаль район Советының кырык алтынчы утырышында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе аерым көн тәртибенә куелган иде.

-Тәэсир итүче матдадә, бер гектар чәчүлек җиргә уртача 22 килограмм минераль ашламалар алынды, бу күрсәткечне кимендә 50 килограммга җиткерергә тырышабыз, ашлама чыгымнары, субсидияләнә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин, утырышта чыгышында. –Барысы 12 миллион сумлык запас частьләр алынды. Ягулык-майлау материалларын ташламалы бәядән бирәләр, бу да конкрет ярдәм. Ә менә орлыкларның сыйфатын яхшыртасы бар.

 

-Бүген әлеге темага сөйләшү безнең өчен актуаль дә түгел, техникаларыбыз дым каплатуда эшли. Минераль ашлама да кертә башлыйбыз. Чәчкечләребез әзер, ягулык, орлык җитәрлек, ашлама кайтардык. Хәтта ашханәбездә көнгә ике тапкыр кайнар аш әзерлибез, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесес Илшат Гозәеров.

“КүтәмәАГРО”фирмасы” җәмгыятендә дә язгы кыр эшләренең тиешле вакытта, сыйфатлы үтәчәгенә шик юк. Бу хакта утырышта хуҗалык директоры Фәнүзә Гобәйдуллина мәгълүмат җиткерде.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үткән утырышта шактый күп, дистәдән артык мәсьәлә каралды. Депутатлар 2018 елдагы эш хакында хисапларны да ишеттеләр.

Район прокуроры Фаил Хәйруллин, полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов узган елда районда законлылык һәм хокук тәртибе хакында мәгълүмат җиткерделәр, аннары контроль-хисап палатасы хисабы, районда кеше һәм гражданин хокуклары һәм иреге үтәлеше турында доклад тыңланды.

Утырышта муниципаль район Уставына, 2019 елга, 2020-2021 еллар план чорына район бюджетына, Иҗтимагый совет муниципаль хезмәт турында Нигезләмәләргә, муниципаль торак контроле турында карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, Советның 2019 елга эш планы расланды, алар буенча карарлар кабул ителде.

Законнарда һәм районның җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларында үзгәрешләрне тикшерү-мониторинг үткәрү турында Нигезләмә дә расланды.

2019 елда берәү “Кәрвансарай”дагы бинаның бер өлешен – кафе өлешен хосусыйлаштырмакчы, сатып алмакчы була икән. Моңа документлар әзерли башларга мөмкин, депутатлар бу эшкә, муниципаль милекне сатарга ризалык бирделәр.

Совет утырышында районның Мактаулы гражданины мактаулы исеменә  тәкъдим ителгән кандидатларны да хупладылар. Александр Семайкин, Фоат Гатин, Роберт Фәссахов, Габдрәшит Җамалтдинов бу исемгә “Чирмешән муниципаль районын социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен” лаек булдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев