Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә редиска өлгерә

Әлеге  мәктәп укучыларының ашларын үз теплицаларында үскән яшел тәмлеткечләр - суган кыягы, укроп тагын да тәмле итә. Алар апрель башында уңыш бирә башлаган. Якын көннәрдә редиска да өлгерә.

Мәктәпнең 12 шәр метрлы ике теплицасында помидор, татлы борыч, чәчәк үсентеләре утырталар.

-Сату өчен чәчәк үсентеләрен быел тәҗрибә рәвешендә генә үстереп карыйбыз. 50 шәр данә кашкарый,  яран, бәрхет,  сальвия чәчәкләре, 1500 төп помидор, 700 төп татлы борыч утыртабыз, -ди мәктәп директоры Антонина Гаврилова. -  Үзебезгә үстерү өчен, анда 50 төп кыяр да урын ала.

Мәктәпнең үз сатып алучылары бар. Помидор һәм татлы борычның 100 әр төбе генә үзләренә кала, калганы сатыла.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X