Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә өстәл уеннары буенча ярышларда призлы урыннарның күбесен күршеләр яулады

Чирмешәндә универсаль спорт залында өстәл уеннары буенча беренче тапкыр районара турнир узды, ул ТАССР ның 100 еллыгына багышланган иде.

Район инвалидлар җәмгыяте оештырган әлеге чарада Самара өлкәсенең Исаклы, Камышлы, Шентала районнары командалары актив катнашты. Безнең районнан өч команда чыгыш ясады. Уеннарда хәтта Казаннан кайткан кунаклар да көч сынашты.

Спортчылар,  исемнәре дә җиңел генә әйтелми һәм берничек тә истә калмый торган: новус, джакколо, шаффлборд уеннарында осталыкларын күрсәттеләр, ә кайберәүләр шашка һәм шахмат такталарын үз иттеләр.

Уеннарның кагыйдәләре беренче карашка катлаулы да түгел, ләкин җиңүгә ирешү өчен осталык сорый. Әйтик, “Новус” уены бильярдны хәтерләтә. Биредә кий ярдәме белән пешкаларны көндәш ягында урнашкан лузаларга кертергә кирәк.

“Джакколо” уены - озын дүртпочмаклы агач тартмада булган шайбаларны  лузаларга кертеп, очко җыюдан гыбарәт.

-Бик кызыклы уен, үземне сынап карадым әле, - ди Иске Кадидан килгән укытучы ветеран Рәйсә апа Вәлиуллина. – Мондый чараларда элек катнашканым булмады, ә бүген килергә уйладым. Бик күңелле. Мондый спорт залын күргәнемюк иде. Рәхәтләнеп ял итәбез. Оештыручыларга зур рәхмәт.

“Шаффлборд”ны бервакытта бер  яисә ике кеше уйный ала. Уен тактасы очколар язылган шакмакларга бүленгән. Уйнаучының максаты - бита белән иң зур очко язылган шакмакка эләгү.

Турнирны оештыручылар сүзе буенча, мондый өстәл уеннары балалар өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик файдалы. Бу вакыт уздыру гына түгел, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, игътибарлыкны, осталыкны, зирәклекне үстерергә ярдәм итә һәм, иң мөһиме, кәефне күтәрә.   

Уеннарда күршеләр остарак булып чыкты. Шентала командасы 1018 очко җыеп беренче урын яулады. Исаклы һәм Камышлы спортчылары – икенче һәм өченче урыннарда. Чирмешәннең дә бер командасы призлы өченче урынга ия булды.

-Без мондый ярышларда бик теләп катнашабыз, - ди “Шентала” социаль яклау бүлегенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Нина Власова. – Үзебездә дә өлкәннәр, инвалидлар өчен бик күп чаралар үткәрелә, башка районнарга да, төбәкләргә дә еш барабыз. Чирмешәнлеләрне аеруча якын күрәбез. Инвалидлар җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезнең бассейнга да еш киләбез. Олы яшьтәге әби-бабайларны чиратлап алып киләбез. Форсаттан файдаланып, физкультура-сәламәтләндерү үзәге коллективына да рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Сүз уңаеннан, кунаклар инвалидлар җәмгыяте бинасына да керделәр, биредәге шартлар белән таныштылар, монда күргәннәренә бик гаҗәпләнүләрен дә яшереп тормадылар.

Турнирда катнашучыларны буш җибәрмәделәр, җиңүчеләргә генә түгел, барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә өстәл уеннары буенча турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев