Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшсәң - штраф

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү максатыннан, дәүләт автоинспекциясе 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр “Мобильник” дигән оператив-профилактик чара үткәрә.

Әлеге чараның төп бурычы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау, чөнки  руль артында мобиль гаджетның теләсә кайсын куллану (сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар куллану) машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә һәм юл хәленә  тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми.

ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары әйтүенчә, машина белән идарә иткән вакытта кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге бирмәүче  телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен 1500 сум штраф каралган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев