Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән театрының яңа премьерасы

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры яңа премьера әзерли. Бу юлы артистларыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” исемле драмасын сәхнәләштергән.

Бу драма дәһшәтле сугыш еллары турында сөйли, хатын-кызлар кичергән авыр тормышны сурәтли.

– Спектакльдә рольләр күп, шуңа да байтак кеше җәлеп иттек,- ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. – Чирмешәнлеләр генә түгел, авыл үзешчәннәре дә катнаша. Төп рольне Лашман мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алинә Зыятдинова оста итеп уйный. Спектакльне Югары Кәминкә һәм Утыз Имән авылларында күрсәттек тә, ул тамашачыларга бик ошады.

Бу спектакльне "Идел - йорт" халык театрлары фестиваленең Чистайда шушы көнәрдә генә узган зона этабында да тәкъдим иттек. Ә чирмешәнлеләр яңа спектакльне апрель азагында күрә алачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X