12 март 2020 яңалыклары
-
Татарстанда волонтерлар Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак
Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар куелган махсус нокталар Татарстанның сигез шәһәрендә булачак.
-
Быел Чирмешән районында 16 кеше инсульт кичергән
Узган елны районда 88 кешегә инсульт диагнозы куелган.
-
Чирмешән районында быел 449 өлкән кешене медицина оешмаларына алып килгәннәр
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” учреждениесе “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына үз машиналарында алып килүне дәвам итә.
-
Утыз Имән юбиляры көненә дүртәр тапкыр мич тә яккан
Якташыбызны 90 яшьлеге белән котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган иде.
-
Соңгы ун елда Чирмешән районында халык саны 2735 кешегә азайган
2010 нче елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, районда халык саны кимегән. Ун ел элек 21361 кеше яшәсә, 2020 нче елның 1 гыйнварына 18626 кеше исәпләнә (район үзәгендә – 7034).
-
Чирмешәндә өлкәннәр финанс грамоталылыгын күтәрде
Пенсия һәм пенсия алды яшендәге дистәләгән райондашыбыз финанс грамоталылыгын күтәрү курсларында укыды.
-
Чирмешәнлеләр телевизорны еш карый
Без аңа шулкадәр күнектек ки, кайвакыт өйгә килеп керүгә пультка үреләбез. Нәрсәдер эшли башласак та, телевизордан аерыла алмыйбыз. Ә сез әлеге “сихер тартмасын” еш карыйсызмы?
-
Миңнеханов һәм Рой Джонс Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре хакында сөйләштеләр
Республика блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән данлыклы боксчының йодрыкларын чагыштырган.