12 февраль 2013 яңалыклары
-
Күршеләрдә кунак булып кайттык
Район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" фольклор ансамбле артистлары Аксубай районының Алексеевка авылында кунак булып, җырлап - биеп кайттылар. Безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Очрашуда Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да катнаштылар. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Аксубай, Алексеевка һәм безнең Чирмешән үзешчәннәре - ветераннар...
-
Яшь артистларның тәүге спектакле
Чирмешән татар халык театры каршында оешкан яшьләр студиясе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Ай кызы" музыкаль драмасын тәкъдим итте. Район мәдәният йортында күрсәтелгән премьераны байтак кеше карады. "Тамашачылар балалар уенын бик ошаттылар, - ди татар халык театры режиссеры Рушания Шакирова. - Яшь артистларыбыз - Чирмешән лицееның 10 класс укучылары (Регина...
-
Мактаулылар – Мактау тактасында
Район үзәгендәге Мактау тактасында фоторәсемнәр яңартылды. Анда районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызның рәсемнәре куелды. Алар менә кемнәр: Николай Баляев - янгынга каршы 135нче частьнең машина йөртүчесе; Петр Волков - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең насос җайланмалары машинисты; Әлфия Гыйләҗева - "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире; Илшат Гозәеров -...
-
Депутатлар һәм пассажирлар: килешү юлы табылды
Муниципаль район Советы район эчендәге маршрут автобусларын йөртүгә тотылучы чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мәҗбүр. Чирмешән автотранспорт предприятиесенә,район советы карары нигезендә, әлегә бюджеттан 500 мең сум акча күчереләчәк. Пассажирлар азлыктан, керемнәр кимү сәбәпле, автотранспорт предприятиесе район эчендәге маршрутларны япкач, автобуслар йөрми башлагач, халык аптырашта калды. Бөтен кеше дә машиналы түгел бит....
-
Ремонтчыларны бал белән сыйлыйлар
"Кади" җәмгыятендә механизаторлар төш вакытында өйгә кайтып йөрми. Аларны кайнар аш белән тукландыруны машина-трактор паркы янәшәсендәге ашханәдә үк оештырганнар. Пешекчеләр Фәния Гамируллина, Рузалия Әһлиуллина узган елның декабреннән башлап көн саен 17-18 кешегә аш әзерлиләр. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлаучылар өстәленә кайнар аштан тыш, җиләк-җимеш, атланмай, камыр ризыклары, хәтта бал...
-
“Тутар ачи” өчен рәхмәт
Күптән түгел район газетасында Иске Котыш авылыннан георгий Шестовның "Бабайлардан үрнәк алыйк" дигән мәкаләсен кызыксынып укыдым. Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан мордва һәм татар егетенең дуслыгы хакында яза.Язманы укыгач, мин дә бу уңайдан үз фикеремне белдерергә булдым. Минем дә дусларым - чуваш дусларым күп бит. Моның бер сәбәбе чуваш телен...