Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Тутар ачи” өчен рәхмәт

Күптән түгел район газетасында Иске Котыш авылыннан георгий Шестовның "Бабайлардан үрнәк алыйк" дигән мәкаләсен кызыксынып укыдым. Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан мордва һәм татар егетенең дуслыгы хакында яза.Язманы укыгач, мин дә бу уңайдан үз фикеремне белдерергә булдым. Минем дә дусларым - чуваш дусларым күп бит. Моның бер сәбәбе чуваш телен...

Күптән түгел район газетасында Иске Котыш авылыннан георгий Шестовның "Бабайлардан үрнәк алыйк" дигән мәкаләсен кызыксынып укыдым. Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан мордва һәм татар егетенең дуслыгы хакында яза.Язманы укыгач, мин дә бу уңайдан үз фикеремне белдерергә булдым. Минем дә дусларым - чуваш дусларым күп бит. Моның бер сәбәбе чуваш телен белүем булды дип саныйм.


Иске Үтәмеш мәктәбенә Иске Сережкинодан, халык телендәге Чәрүшкәдән дә йөреп укыйлар. Безнең бишенче класска аннан 18 чуваш баласы килде. Алар безне татарча, без аларны чувашча сөйләп үртибез. Бала бит инде. Шулай үртәшә-үртәшә мин алтынчы класста чувашча яхшы ук аңлый да, сөйләшә дә идем инде. Алга китеп әйтим, классташларым Рәфкать Мөхәммәтҗанов, Равил Нигъмәтуллин (инде мәрхүмнәр), Шәрига Рәфыйкова да күршеләрнең телен яхшы ук үзләштерделәр. Чувашлар үзләре дә татарча ярыйсы сукалый башлады. Чирмешәндә яшәүче классташым Людмила Илюхина белән әле дә үзара я татарча, я чувашча аралашабыз.

9нчы классларда, борынга "кызлар исе" керә башлагач, Чәрүшкәгә клубка йөрергә тотындык. Гармунда чуваш көйләрен өйрәнеп, яшьтәшләремне биеттем. Телне белүем ярдәмендә, бу авылда көннән-көн дусларым артты.

Шулай бервакыт Иске Сережкинога читтән олырак егетләр килгән. Чувашча сөйләшәләр. Минем аңлаганны белмиләр.

Безне тукмап кайтарырга исәпләре. Шуннан нәрсә? Шыпырт кына ычкын Үтәмешкә. Тел белү андый вакытларда да ярап куя икән.

Армиягә киткәч чуваш теле онытыла төшкән. Аннан кайткач район авыл хуҗалыгы идарәсенә машина йөртүче булып урнаштым. Эшебез гел юлда: авылларга, колхозларга чыгабыз. Чувашлар белән аралашкач, тел тагын искә төште. Шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр чуваш авылына барып, андагы халык белән гел үз телләрендә генә сөйләштем. Әккәрәйдән Илья Аткамов белән дус булдык. Ул да машина йөртүче. Татарчасы минекеннән ким түгел. Шундый дуслар белән аралашкач, чувашчам шулкадәр камилләшкән күрәсең, мине чуваш милләтеннән дип кабул итәләр иде. Акцентым калмагандыр инде.

Бер елны, безне - яшь машина йөртүчеләрне Горькийга практикага җибәрделәр. Чувашиядән дә шоферлар килгән. Алар белән нык дуслаштык. Китәр көннәр җиткәч, үземнең татар икәнлегемне әйттем. Ышанмадылар. Паспортны күрсәтергә туры килде.

Безнең Иске Үтәмеш искесережкинолылар белән бер колхоз булып яшәде. Һич арттырусыз, бу ике авыл халкы - чувашлар, татарлар үзара тату булды. Олы буын вәкилләре бер-берсенең телен яхшы ук чамалый. Дөрес, чувашлар татар телен күпкә яхшырак белә.

Әйтергә теләгәнем шул иде, кеше үз ана теленнән башка нинди дә булса тел белә икән - бу файда гына. Мактанырга теләп язуым түгел, башкаларга сабак булсын дим, мин күп тел белүем белән үземә күпме дуслар таптым. Нинди дә булса милләт кешесенә үз телендә мөрәҗәгать итү - ул шул милләт вәкиленә хөрмәт билгесе дә. Чувашлар миңа, якын итеп, "Үтәмеш ачи", "Тутар ачи", дип дәшкәлиләр. Монысы өчен зур рәхмәт аларга. Бергә, дус яшик.

Фәйзерахман Рәфыйков.
Чирмешән-Иске Үтәмеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бергә, дус яшик