12 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Ашавың нинди, кәефең шундый
Кыш көне кәефсез йөрүегезне көннәрнең кыска, салкын булуына гына сылтарга ашыкмагыз! Көндәлек ашаган ризыгыбыз да кәеф өчен җаваплы икән. Күптән түгел бер төркем диетологлар шундый нәтиҗәгә килгән.
-
Чирмешән районында үткән елда 57 яңа гаилә барлыкка килгән
Үткән елның соңгы аенда район ЗАГС бүлеге ике парның никахын теркәгән, ел башыннан – 57. 2019 елда 86 яңа гаилә барлыкка килгән.
-
Җәяү йөрисең килмәсә...
Илебезнең Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыклары Административ хокук бозулар кодексында тәртипсез водительләр өчен җәза чараларын катырак куярга ниятли. Аныграк итеп әйткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр тупас бозучылар водитель таныклыгыннан 1,5 елга колак кагарга мөмкин.
-
Әккәрәйдән 82 яшьлек Раиса Квакова бәкедә коена
Бәкедә су коенучылар – моржлар быел да Әккәрәйдә җыелдылар. Биредә Моржлар бәйрәме инде дүртенче тапкыр оештырылды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе
Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.
-
Урамда бушлай таратыла торган сим-карталар куркыныч тудырырга мөмкин
Белгечләр урамда таратыла торган бушлай симкалар куркыныч тудырырга мөмкинлеген хәбәр итте.
-
Түбән Кәминкә ветеранын бәйрәм ясап котладылар
Безнең кадерле әниебез, яраткан әбиебез, Түбән Кәминкә авылында яшәүче, 35 ел буе балаларга белем биреп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы Сәгъдиева Бибинур Мостафа кызына 90 яшь тулды.
-
Чирмешән районында исерек шоферларны төнлә эләктергәннәр
Яңа ел каникулларында (1-10 гыйнварда) районның юл инспекторлары транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, әлеге шоферларның барысы да төнлә тәртип бозган.
-
2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде
Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.
-
Орлыклар күпме саклана?
Аларны чәчүгә әзерләгәндә саклау вакытын исәпкә алыгыз.