11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Лашманда яшәүче Мөкәррәмә Нуретдинованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе котлады
Лашман авылыннан пенсионер-укытучы Мөкәррәмә әби Нуретдиновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район җитәкчелеге дә бүләк белән барды. Мөкәррәмә Кәшип кызы гомере буе Лашман мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан. Бу хезмәтенә яшь педагог 1941нең 1 сентябреннән керешә. Йомшак күңелле, кеше хәленә керә белүче, шул ук вакытта кырыс, таләпчән укытучы...
-
Чирмешәндә ике манаралы мәчет булачак
Район үзәгенең көньяк өлешендә мәчет төзеләчәге хакында газетада хәбәрләр булгалады инде. Аллаһының ярдәме белән бу изге эшебез дә урыныннан кузгалды, ниһаять. Себердә эшләүче ике бертуган эшмәкәр якташыбыз аны төзетү чыгымнарын тулысынча үзләре күтәрмәкче. Беренче эш итеп, элеккеге аэродром кырында шушы йорт өчен бүлеп бирелгән 90 сутый җир участогының тирә-ягы вакытлыча...
-
Иске Элмәледә балалар уен мәйданчыгы төзелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Иске Элмәледә яңа уен мәйданчыгы ачтылар
Иске Элмәледә тагын бер балалар уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Гагарин урамындагы бу объектны авыл эшкуары Анатолий Макаров үз хисабына төзеткән. Мәйданчыкны тантаналы шартларда, мәдәният йорты артистларын чакырып ачтылар. -Без монда инде әллә ничә көн рәхәтләнеп уйныйбыз,- ди башка урамнан ук килгән Вика Рябкова. - Толя абыйга зур рәхмәт. Анатолий Николаевичка...
-
Укытучыларга 200 мең нәрсә өчен бирелә?
Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылырга тиеш. Шундый эчтәлектәге карарга РФ Мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов кул куйган. Әлеге премия һәркемгә дә эләкми. Аны алу өчен нинди өстенлекләргә ия булу кирәк соң? Рәсми таләп бер генә - укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм...
-
Чирмешәндә сайлаулар көнендә дежурлык оештырылачак
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы бу атна якшәмбесендә, 13 сентябрьдә булачак сайлаулар да хокук саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм күренешләрен булдырмау мәсьәләләренә багышланды. -Без сайлаучыларга максимум уңайлы шартлар тудырырга, андый-мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен барысын да эшләргә бурычлы,- диде комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты...