Кеше һәм закон
Чирмешәндә сайлаулар көнендә дежурлык оештырылачак
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы бу атна якшәмбесендә, 13 сентябрьдә булачак сайлаулар да хокук саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм күренешләрен булдырмау мәсьәләләренә багышланды.
-Без сайлаучыларга максимум уңайлы шартлар тудырырга, андый-мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен барысын да эшләргә бурычлы,- диде комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты...
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы бу атна якшәмбесендә, 13 сентябрьдә булачак сайлаулар да хокук саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм күренешләрен булдырмау мәсьәләләренә багышланды.
-Без сайлаучыларга максимум уңайлы шартлар тудырырга, андый-мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен барысын да эшләргә бурычлы,- диде комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, төрле хезмәтләр җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Сайлаулар көнендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, янгын сагы, газ, элемтә, электр челтәрләре, үзәк больница шулай ук дежурлык оештырачаклар. Сайлау участокларын кабат тикшереп чыгарга кирәк. Гомумән, сайлауларга кадәр һәм сайлаулар көнендә дә уяулыкны югалтырга ярамый.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев