Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәледә яңа уен мәйданчыгы ачтылар

Иске Элмәледә тагын бер балалар уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Гагарин урамындагы бу объектны авыл эшкуары Анатолий Макаров үз хисабына төзеткән. Мәйданчыкны тантаналы шартларда, мәдәният йорты артистларын чакырып ачтылар. -Без монда инде әллә ничә көн рәхәтләнеп уйныйбыз,- ди башка урамнан ук килгән Вика Рябкова. - Толя абыйга зур рәхмәт. Анатолий Николаевичка...

Иске Элмәледә тагын бер балалар уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Гагарин урамындагы бу объектны авыл эшкуары Анатолий Макаров үз хисабына төзеткән.

Мәйданчыкны тантаналы шартларда, мәдәният йорты артистларын чакырып ачтылар.
-Без монда инде әллә ничә көн рәхәтләнеп уйныйбыз,- ди башка урамнан ук килгән Вика Рябкова. - Толя абыйга зур рәхмәт.
Анатолий Николаевичка Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты Рәхмәт хаты да тапшырды. Ни дисәң дә, Макаров бу гамәле белән балаларны нык сөендерде, башкаларга үрнәк күрсәтте.
-Бу хакта, мәйданчык төзү турында күптән хыяллана идем,- ди ул. - Быел, ниһаять, эшне башладык. Урын иркен. Таучык һәм атынгычларны Таганрогтан кадәр кайтарттык. Кәмит тә, утыргычлы, өстәлле - өсте ябулы беседка ясадык, койма да булды.
Анатолий Николаевич әлеге эшләрдә үзе дә катнашкан, аңа улы, авыл җирлеге депутаты Павел, эретеп ябыштыручы Иван Яковлев та нык булышканнар.
Бик матур мәйданчыкка баштагы көннәрдә Анатолий Макаров үзе дә килеп "уйнаган". Рәхәт бит монда, балалар арасында яшәреп киткәндәй буласың.
Анатолий Макаров - Иске Элмәленең иң билгеле, күренекле эшкуары. Алар гаиләсе 5 сыер, 4 ат, 22 ана дуңгыз асрый, 100 оя умарталары, 40 гектар җирләре бар. Быел гына да шәхси хуҗалыкларга 500 баштан күбрәк дуңгыз баласы сатканнар. Эш өчен техникалары да дистәгә якын.
Авылның рус очындагы өлешендә ачылган бу яңа мәйданчык буш тормый, Иске Элмәледә мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп, 45 үк.
-Бездә Бакча урамында, мәктәп янында да балалар уен мәйданчыгы бар. Халык, бигрәк тә яшьләр, үз хисапларына да мәйданчыклар төзеп куялар. Авылда яңа йорт җиткерүчеләр дә бик күп,- ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. - Бергә җыелышып, урамнар юлларын, су юлларындагы кичүләрне дә төзәтәбез.
Юмарт иганәче Анатолий Макаров үзе төзеткән мәйданчыкны әле тагын баетачак. Тагын ике атынгыч, агачтан өйчек, "гөмбә" дә ясап куймакчы. Аннары, кем белә, электр уты да кертер, яктырткычлар да куйдырыр. Сабыйлар өчен малы жәл түгел. Кунакка кайтсалар, үз оныкларына да урын булуга шат ул. Җитәкчеләргә үзенең дә бер гозере бар: Гагарин урамы юлы чокыр-чакырлы, аны шомартасы, асфальтлыйсы иде. Өметне өзмибез, анысы да булыр. Әнә быел средстволар табып, Яңа Элмәлегә алып керүче олы юлны менә дигән иттереп куйдылар бит.

Фото автора.

Чарадан күбрәк фотолар "ФОТОРЕПОРТАЖЛАР" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле авылында уен мәйданчыгы