11 август 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр былтыргыдан күбрәк эчә
Җан башына бүлгәндә, быелның җиде аенда районда кулланылган алкоголь продукциясе күләме 6,5 литр туры килә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу - 22 процентка күбрәк. Тирә-күрше районнарга күз салсак, Аксубайда җан башына - 4,3, Әлмәттә - 8,9, Яңа Чишмәдә - 8, Нурлатта - 6,3 литр исерткеч эчкәннәр. Ә республика...
-
Ульяновка ветеранын Президент котлады
Ульяновканың иң олы бабае - Захар Петрович Прокофьевка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. Юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да үзе үк килеп тәбрикләде, бүләкләр тапшырып, саулык, бәхет теләп китте. -Әти бик хәрәкәтчән, тере, кызыксынучан кеше. 85 яшенә кадәр мотоциклда йөрде, - ди юбилейга...
-
Алма кайнатмасы
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар. Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6...
-
Юллар начар дип, Бәркәтәгә килмиләр
Без ике баш сыер асрыйбыз, үзебездән арткан сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз: көненә 20-25 литрлап җыела. Тик соңгы арада аның өчен түләү начарайды, бер-ике көн җыймадылар да. Шунлыктан сөтне бозауларга эчерергә мәҗбүрбез, я ул ачып чыга. Җыючыларның машиналары ватык, ди. Ә башкалар Бәркәтә юллары начар дип, безгә килмиләр. Чирмешәнгә бара торган...
-
Ульяновка һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә җыеннар узды (+ФОТО)
Ульяновкадан Утыз Имәнгә алып баручы юл нык җимерелгән. Авыл мәктәбе капиталь ремонт сорый. Сосновкада һәм Саминовкада чиста су проблемасын хәл итәсе бар. Сосновкада яңа мәктәп тә кирәк. Әлеге авыл җирлегендә, Ульяновка авыл мәдәният йортында узган җыенда болар хакында да сүз кузгаттылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу хакта сөйләшүгә кушылып, сорауларга...