11 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Салаватны «энекәше» туган көне белән котлый [видео]
«Татар җыры»фестивалендә Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны үзенең «иҗади абые» дип атаган иде. Шушы сүз телгә кереп калды, хәзер Радикны кайда да Салаватның энекәше дип кабул итәләр. Кичә Салаватның туган көне гөрләп узды. Котлаучылар арасында «энекәш» тә бар. Элвин Грейның видеокотлавын экраннар аша күрсәткәннәр. tatar-today фотосы
-
Татарстанда беренче тапкыр гаиләдә туган беренче балага пособие бирелде
Беренче пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды. (Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиены тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ"...
-
Чирмешән районында кунак кызы штраф түләячәк
Районның юл инспекторлары Яңа ел башында машина белән исерек килеш идарә иткән ике якташыбызны тоткарлаган. Аларның берсенең автомобиль йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, өстәвенә, автоинспекторлар әйтүенчә, ул кеше машинасын да куып алып киткән. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров болар хакында тәфсилләбрәк сөйләде: -3 гыйнвар көнне машина йөртүче берәүне иртәнге җиделәрдә...
-
Чирмешән районында узган елда 4 мең 613 квадрат метр торак төзелгән
2017 елда районда 35 аерым һәм 16 квартиралы бер йорт төзелгән. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 4 мең 613 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күп фатирлы йортны аренда торагы программасы буенча, ә аерым йортларның өчесен ятим балалар өчен төзеделәр. Йортларның күпчелеге Чирмешәндә күтәрелгән. Яңа Элмәле...
-
2018 елга рассада утырту тәртибе
Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 февральдә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар ярдәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин. Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы - 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән,...
-
Яңа Элмәледә яшәүче Николай Волковка 90 яшь тулды
Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Бала чактан ук колхозда эшли башлый. Терлекчелектә дә хезмәт куя, яз-көз ындыр табагында булыша. Николай Ильич табигатьне бик ярата, гомере буе умартачылык белән шөгыльләнгән. Бәлки шуңадыр да, аның беркайчан да врачларга мөрәҗәгать иткәне булмаган, хәтта амбулатория кенәгәсе дә юк икән. Олы яшьтә булуына...
-
Чирмешән районында 2017 елда 103 пар кавышкан
Үткән елда район ЗАГС бүлеге 103 яшь гаиләнең никахын теркәгән, 2016 да - 108. 2017 елның соңгы аенда нибары дүрт пар гына кавышкан. Агымдагы елның беренче аенда да гаилә коручылар шул кадәр генә булачак. Февральдә никахларын теркәргә теләүче дүрт пардан гаризалар кергән, әле бу сан артырга да мөмкин. Автор фотосы
-
Чирмешәндә Раштуа чыршысы үтте
Рождество Христово храмы настоятеле Николай Рыбочкин хуплавы белән, 7 гыйнвар көнне правословие активистлары тарафыннан балалар өчен Рождество чыршысы бәйрәме оештырылды. Бу көнне 2нче Чирмешән мәктәбе фойесында халык күп җыелды. Изге бәйрәм белән бер-берсен котларга олылар да, балалар да килгән. Әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызыннан башка да булмый. Якшәмбе мәктәбендә...
-
Түбән Кәминкәдә Җамалтдиновлар чыршысы иң матур дип табылган
Түбән Кәминкә авылында быел да шәхси йорт тирәләрен Яңа елга иң матур бизәүче гаилә ачыкланган. Авыл урамнарындагы кар сыннарын, ут белән бизәлешне карап чыккач, комиссия Илгиз Җамалтдиновлар йорты тирәсеннән дә матуррагын тапмаган, Салих Хәсәншиннар - икенче, Фәрхәт Гарифуллиннар өченче дип табылган. Илшат Гыйрфанов һәм Фәһим Моталлаповлар гаиләләре дә кызыксындыру бүләгенә...