10 июль 2017 яңалыклары
-
Үзенең чыгарылыш кичәсе көнне әти-әнисен җирләргә туры килә
Төхвәтуллиннар гаиләсендә килеп чыккан фаҗига турында кем генә сөйләмәде дә кайсы гына мәгълүмат чарасы язмады. Рәсимә белән Марсельнең ике баласы тома ятим калды. Фаҗиганең икенче көнендә кызлары Айгөлнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе узарга тиеш була. Әмма кызга бу көнне газиз кешеләрен җирләргә туры килә. Яратам, сагынам... Төхвәтуллиннарның улы Рәсилгә - 21...
-
Чирмешәнлеләр быел да Курганга Сабан туена бардылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Ландыш Зыякова фотолары
-
Чирмешәндә "КамАЗ"ны урлап китеп, төн әйләнеп, кире китереп куйганнар
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче Чирмешән янгын часте һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан алынды. 02 2 июльдән 9ына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 беркетмә төзегәннәр . ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган...
-
Утлы коралны законсыз төстә саклаган өчен Кызыл Чишмә поселогында яшәүче ир-ат суд эскәмиясенә эләкте
Утлы коралны, аның кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз төстә саклаган өчен Кызыл Чишмә поселогында яшәүче ир-ат суд эскәмиясенә эләкте. Әсхәт Гайниев биш ел элек кулдан ясалган 7,2 мм калибрлы утлы коралны законсыз сатып алгын. Аңа кадәр аның рәсми теркәлгән ау мылтыгы да булган, тик бу гына аз тоелган күрәмсең. Бу...
-
Кармышта һәм Иске Кадида узган Сабан туйларында батырларга тәкә бүләк иткәннәр
Узган атна шимбәсендә Кармышта һәм Иске Кадида Сабан туйлары узды. Иске Кадидагы бәйрәмдә Альбина Апанаева җырлаган. Берара яңгыр комачаулап алса да, халык күп иде, тирә-яктан килүчеләр дә шактый булды, диделәр оештыручылар. Көрәштә баш батыр - Яңа Чишмә районыннан Ленар Мусинга 15 мең сум акча һәм тәкә бүләк иткәннәр. Кармышта мәйдандагы...
-
Чирмешән укучылары укытучыларын нык сөендерде
Уку елы тәмамланды, чыгарылыш классларда сынаулар артта калды, нәтиҗәләр билгеле, кулларына аттестатлар алган укучылар урта һәм югары уку йортлары бусагаларын таптый башлады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова белән шул темага әңгәмә кордык. -Светлана Тәлгатовна, сез быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән канәгатьме? - Быел имтиханнар нәтиҗәләре былтыргыдан күпкә яхшы, 11...
-
Бәркәтәлелеләр сөт җыюны җайга салганны, юл ясауларын көтәләр
Безне дә ишетегез әле, ничарадан-бичара язуым. Авылда май ае ахырыннан бирле сөт җыймыйлар. Без ике сыер асрыйбыз, көненә 40 литрга якын сөт җыела. Инде аны нишләтергә дә белмибез, бозауларга эчерәбез, тегесен-бусын ясыйбыз, ә калганын чыгарып түгәргәме? Әллә сыерларны бөтенләй бетерергәме? Аптыраган. Быел әнә чапкан печәннәребез дә су эчендә ята. Азык...