Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "КамАЗ"ны урлап китеп, төн әйләнеп, кире китереп куйганнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче Чирмешән янгын часте һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан алынды. 02 2 июльдән 9ына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 беркетмә төзегәннәр . ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче Чирмешән янгын часте һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан алынды.

02 2 июльдән 9ына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 беркетмә төзегәннәр .

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 115 кешене ачыклаганнар, шуларның берсе транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән. Өч юл-транспорт вакыйгасында кешеләргә зыян килмәгән, матди зыян бар.

4 июльгә каршы төндә "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте мастерскоеннан билгесез кешеләр "КамАЗ" машинасын алып чыкканнар, күпмедер вакыттан аны кире китереп куйганнар.

Әнисенә кул күтәргән өчен 1979 елгы Яңа Элмәле кешесе җаваплылыкка тартыла.

Лашманда яшәүче ике яшь кеше Чирмешәндәге кафе янында сүзгә килешеп, берсе икенчесенә кул күтәргән.

03 Ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасына 36 тапкыр юлга чыгарга туры килгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, 11 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, бер кешене эт тешләгән (Югары Кармалка). Күпчелек очракта чакыртулар хроник чирлеләр янына булган.

04 5 июль көнне Кармыш авылында берәү машина белән газүткәргечкә бәрелгән. Авария нәтиҗәләре гаепле кеше исәбенә шул ук көнне төзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined