Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән укучылары укытучыларын нык сөендерде

Уку елы тәмамланды, чыгарылыш классларда сынаулар артта калды, нәтиҗәләр билгеле, кулларына аттестатлар алган укучылар урта һәм югары уку йортлары бусагаларын таптый башлады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова белән шул темага әңгәмә кордык. -Светлана Тәлгатовна, сез быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән канәгатьме? - Быел имтиханнар нәтиҗәләре былтыргыдан күпкә яхшы, 11...

Уку елы тәмамланды, чыгарылыш классларда сынаулар артта калды, нәтиҗәләр билгеле, кулларына аттестатлар алган укучылар урта һәм югары уку йортлары бусагаларын таптый башлады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова белән шул темага әңгәмә кордык.


-Светлана Тәлгатовна, сез быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән канәгатьме?

- Быел имтиханнар нәтиҗәләре былтыргыдан күпкә яхшы, 11 классны тәмамлаучы барлык укучыларыбыз да кулларына аттестат алды. Сер түгел, үткән елларда документсыз калучылар да булды, 2011нче елда - 8, 2012 һәм 2014 елларда - өчәр, 2015тә 1 укучы аттестатсыз калды. Бу бит укучылар, аларның ата-аналары өчен генә түгел, безнең өчен дә күңелсез хәл, нәрсәдер эшләп бетермәгәнбез дигән сүз.

-Гадәттә, уртача баллар чагыштырыла...

-Барлык фәннәрдән диярлек уртача баллар элеккегедән сизелерлек арткан. Аеруча, математика, физика, химия, биология, инглиз теле, тарих, информатикадан күрсәткечләребезнең яхшыруы күренә. Быелгы чыгарылышны әйтүем.

-Уңышларыбызны республиканың уртача баллары белән дә чагыштырып карыйк инде.

-Биология, инглиз теле һәм тарихтан уртача балларыбыз республиканыкыннан да югарырак, башка фәннәрдән дә республика күрсәткечләренә якынайдык.

-Светлана Тәлгатовна, 80-90нан артык балл җыючылар турында нәрсә әйтә аласыз?

- Безнең укучылар, нигездә, рус теленнән зур баллар җыя иде, ә быелгы чыгарылышта информатика, химия, биологиядән дә уңышка ирештеләр. Гомумән, 8 фәннән 36 укучы мөмкин булган 100 баллдан - 80нән күбрәк балл туплады, шуларның 9сы - 90ны да узган. Әйтик, Иске Үтәмеш мәктәбеннән Гөлназ Газизова (укытучысы Наилә Җиһаншина) рус теленнән 98не үк буйсындырган. Шул ук фәннән, лицейдан Гөлүсә Закирова укучылары Ирек Гомәров, Айгөл Шакирҗанова һәм икенче Чирмешән мәктәбеннән Екатерина Меркуловалар (укытучысы Наталья Юрина) 96шар балл туплаганнар. Без бу укучылар белән горурлана алабыз. Әлеге уңышларда укытучыларның өлеше зур. Лицейдан Гөлүсә Закированың укучылары, мәсәлән, имтиханнарда, олимпиадаларда, башка төрле бәйгеләрдә һәр елны зур баллар җыя, шундый тирән белемле, таләпчән, үз эшенә бирелгән кадрларыбыз күбрәк булсын иде. Рәзил Гозәеровның (лицей) тарихтан 86 балл җыя алуына укытучысы Марина Кандрованың да хезмәте кергән. Ә беренче Чирмешән мәктәбеннән, әле өч ел гына стажы булган Айгөл Ганиеваның укучысы Лиана Мостафина җәмгыять белеменнән 82 балл туплаган. Лашман мәктәбеннән Раушания Мөбәракшинаның укучысы Илшат Шәйхетдинов биологиядән 90 балл җыя алган. Илшат химиядән дә көчле (92 балл, укытучысы Галия Сибгатуллина). Болар барысы да уртак тырышлык җимеше, чөнки укытучы да укучылары өчен яна-көя, алардан ким борчылмый, көч куя, уңышларына, билгеле, чиксез куана.

-Медаль ияләре турында да бер-ике сүз әйтеп узыйк инде.

-Чыгарылыш кичәсендә 12 егет һәм кызга Россиянең "Укуда аерым уңышлар" медале тапшырдык, бу безнең өчен дә зур сөенеч. Үткән уку елында 7 чыгарылыш класс укучысы шундый дәрәҗәгә иреште. Ә Ульяновка мәктәбеннән Анна Занькина республиканың "Укудагы аерым уңышлары өчен" медаленә ия булды. Мондый медаль - зур бүләк районда икенче генә әле. Үткән ел шундый медаль икенче Чирмешән мәктәбе укучысы Алинә Юринага тапшырылган иде. Мондый дәрәҗәле бүләккә бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән баллары 75тән дә ким булмаганнар лаек була.

-Мәгариф буенча республика рейтингында без ничәнче урында?

-Әлегә рейтинг төзелмәгән, ул июль ахырларында билгеле була. Яхшыга өметләнәбез. Быелгы уңышларыбызга сөенеп, тынычланып калмыйча, киләсе уку елында белем сыйфатын күтәрү өчен тагын да тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined