Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кармышта һәм Иске Кадида узган Сабан туйларында батырларга тәкә бүләк иткәннәр

Узган атна шимбәсендә Кармышта һәм Иске Кадида Сабан туйлары узды. Иске Кадидагы бәйрәмдә Альбина Апанаева җырлаган. Берара яңгыр комачаулап алса да, халык күп иде, тирә-яктан килүчеләр дә шактый булды, диделәр оештыручылар. Көрәштә баш батыр - Яңа Чишмә районыннан Ленар Мусинга 15 мең сум акча һәм тәкә бүләк иткәннәр. Кармышта мәйдандагы...

Узган атна шимбәсендә Кармышта һәм Иске Кадида Сабан туйлары узды.


Иске Кадидагы бәйрәмдә Альбина Апанаева җырлаган. Берара яңгыр комачаулап алса да, халык күп иде, тирә-яктан килүчеләр дә шактый булды, диделәр оештыручылар. Көрәштә баш батыр - Яңа Чишмә районыннан Ленар Мусинга 15 мең сум акча һәм тәкә бүләк иткәннәр.

Кармышта мәйдандагы уеннар вакытында көн матур булган, көрәш барганда гына яңгыр койган. Монда көрәшне авылдашлары, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның 105 еллыгына багышлап уздырганнар. Бәйрәмгә каһарманның Яңа Ибрай авылында яшәүче улы Рәшит абыйны һәм Түбән Кәминкәдән бертуганы Сәгыйдә апаны да дәшкәннәр.

Көрәштә кунаклар арасында Түбән Камадан Динар Гатиятов - җиңүче, аны тузан суырткыч, ә авыл егетләреннән Салават Шакировны мультиварка белән бүләкләгәннәр. Җиңүчеләр симез тәкәләргә дә ия. Кубок, медаль, грамоталар да батырларда бәйгенең матур хатирәсе булып сакланыр. Җиңүчеләргә бүләкләр алуда исә якташлары Фәгыйль Гатиятов булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined