Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Утлы коралны законсыз төстә саклаган өчен Кызыл Чишмә поселогында яшәүче ир-ат суд эскәмиясенә эләкте

Утлы коралны, аның кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз төстә саклаган өчен Кызыл Чишмә поселогында яшәүче ир-ат суд эскәмиясенә эләкте. Әсхәт Гайниев биш ел элек кулдан ясалган 7,2 мм калибрлы утлы коралны законсыз сатып алгын. Аңа кадәр аның рәсми теркәлгән ау мылтыгы да булган, тик бу гына аз тоелган күрәмсең. Бу...

Утлы коралны, аның кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз төстә саклаган өчен Кызыл Чишмә поселогында яшәүче ир-ат суд эскәмиясенә эләкте.


Әсхәт Гайниев биш ел элек кулдан ясалган 7,2 мм калибрлы утлы коралны законсыз сатып алгын. Аңа кадәр аның рәсми теркәлгән ау мылтыгы да булган, тик бу гына аз тоелган күрәмсең. Бу мылтыкның куллану һәм саклану вакыты да 2014 елда ук чыккан.

Полиция хезмәткәрләре Гайниевта әлеге коралны да, үзе ясаган патроннарны, 2 килограммнан артык төтенле һәм төтенсез дараны, ядрә һәм пуля кою җайланмасын, 100дән күбрәк ау мылтыгы гильзаларын табып алганнар.

Бу арсеналны Әсхәт файдаланмаган, ә менә хатыны белән тавыш чыкканда башка "коралны-уклауны" кулланган. Бу да аңа карата кузгатылган гаепләү эшендә бер эпизод булып хезмәт иткән.

Район суды, Әсхәт Гайниевның элек хөкем ителмәгәнлеген, яшәү урынында уңай характеристика бирүләрен, шулай ук гаиләдә яшь бала булуын да исәпкә алып, аны сынау срогы белән 3 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined