Бәркәтәлелеләр сөт җыюны җайга салганны, юл ясауларын көтәләр
Безне дә ишетегез әле, ничарадан-бичара язуым. Авылда май ае ахырыннан бирле сөт җыймыйлар. Без ике сыер асрыйбыз, көненә 40 литрга якын сөт җыела. Инде аны нишләтергә дә белмибез, бозауларга эчерәбез, тегесен-бусын ясыйбыз, ә калганын чыгарып түгәргәме? Әллә сыерларны бөтенләй бетерергәме? Аптыраган. Быел әнә чапкан печәннәребез дә су эчендә ята. Азык...
Безне дә ишетегез әле, ничарадан-бичара язуым.
Авылда май ае ахырыннан бирле сөт җыймыйлар. Без ике сыер асрыйбыз, көненә 40 литрга якын сөт җыела. Инде аны нишләтергә дә белмибез, бозауларга эчерәбез, тегесен-бусын ясыйбыз, ә калганын чыгарып түгәргәме? Әллә сыерларны бөтенләй бетерергәме? Аптыраган. Быел әнә чапкан печәннәребез дә су эчендә ята. Азык хәстәрләп булмый, үләннәр картая. Өстәвенә, Чирмешәнгә бара башласаң, рәтле-пүтле юлы юк, сөт җыючылар да шуңа килмиләрдер, 15 минутлык араны 1 сәгать узарга кирәк бит. Инде юлның хет чокырлы урыннарын вакытлыча вак таш салып булса да бераз тигезләсеннәр иде. Анысын гына эшләп буладыр бит. Шушы хәлләрдән соң соң кәеф төшә, кул эшкә бармый. Югыйсә, бу юллардан нефтьчеләр дә йөри, акча да керә торгандыр. Мал асрап, үз көнен күрүче авыл кешеләренә моннан бернәрсә дә юк. Теге җырдагы сыман, уңга карасаң да - юк, сулга карасаң да - юк. Әлеге проблемаларны тизрәк хәл итүләрен көтәбез.
Азат Шәһитов.
Бәркәтә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев