10 февраль 2017 яңалыклары
-
Чирмешән урман хуҗалыгында - яңа җитәкче
Узган елны урманчылык инспекторлары административ тәртип бозу турында 8 беркетмә төзегәннәр, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, законсыз рәвештә урман кисү, санитар таләпләрне үтәмәгән өчен дә. Урман хуҗалыгы директоры Альберт Шамилов бүген монда булган җыелышта үз докладында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Сүз уңаеннан, ул Мамадыш районы урманчылыгына...
-
Ивашкинода Шолохов дусты Василий Вареев истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Марат Гомәров фотолары.
-
Иске Котыштан Вадим Митякин иң күп макулатура җыючы
Иске Котыш мәктәбе укучылары кирәкмәс бер кәгазьне дә чүплеккә ташламыйлар. Алар хәзерләүчеләргә тапшыру өчен 700 килограмм макулатура әзерләп куйганнар. Үткән ел искекотышлылар 3 тонна макулатура тапшырганнар. Аннан кергән акча мәктәпкә кирәк-ярак алырга тотылган. -Укучылар арасында иң күп макулатура җыючыны билгеләдек. 107 килограмм кәгазь калдыгы китергән 7 класс укучысы Вадим Митякинга...
-
Исерек йөртүче иде, хәзер - җәяүле
Транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен 2016 елда 60, быел бер айда 2 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Билгеле булганча, мондый хокук тәртибен бозган өчен 30 мең сум күләмендә штраф салу, ел ярымнан ике елга кадәр вакытка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. -Шуны да...
-
Чирмешәндә "112" хезмәте ярдәмгә әзер
Гыйнвар аенда районның бердәм кизү - диспетчерлык хезмәтенә 42 хәбәр кергән. "112" ашыгыч хезмәт системасына шалтыратучылар еш кына полиция, ашыгыч ярдәме, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә мохтаҗ булучылар. Ләкин квартирда ут сүнсә, суүткәргеч яки канализация ватылса, су булмаса, газ миче эшләмәсә, төрле белешмә алу өчен дә бу номерга мөрәҗәгать итүчеләр бар. -Күптән...
-
Чирмешән районында ата-аналар имтиханга әзерләнә
12 февральдә якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе базасында ата - аналар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар. Бу акциядә һәр кеше катнаша ала, үзең белән гель ручка һәм паспорт кирәк булачак. Имтихан иртәнге сәгать 9да башлана. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге чараның төп максаты - әти - әниләрне...
-
Чирмешәндәге скверга ябалак сыны да кирәк
Район үзәгендәге Яшьләр скверын, бераз соңрак күл тирәсен үзгәртеп кормакчылар. Аның эскиз проекты буенча Чирмешәндә махсус тыңлаулар оештырып, халык фикерен белештеләр. Совет урамындагы фонтанлы парк, күл тирәләре - чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны. Җәйләрен биредә күп чаралар, концертлар уза. Шуның өчен анда булырга тиешле үзгәрешләр якташларыбызны битараф калдырмас. Казан белгечләре...
-
Чаңгы ярышы 12 февральдә үтәчәк
"Татарстан чаңгы юлы - 2017" ярышлары алдан билгеләнгәнчә 11 февральдә түгел, ә 12 февральдә үтәчәк. Бик салкын булган очракта ул киләсе атнага да күчерелергә мөмкин. Катнашучыларны теркәү "Сабантуй" стадионында сәгать 8дә, ярышлар сәгать 10да башлана.