10 февраль 2016 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә яңа фильмнар тәкъдим итәчәкбез
2016нчы елны Россия Президенты Владимир Путин Россия киносы елы дип игълан итте. Әлеге ел кысаларында үзебезнең ил кинофильмнарын популярлаштыру, аның халыкара аренадагы урынын ныгыту, кино продукциясе җитештерүне арттыру, киностудияләрне яңарту, төбәкләрдә кино күрсәтүне яхшырту бурычы куела. -Без дә агымдагы елга эш планы төзедек, - ди район мәдәният йортының фильмнарны планлаштыру...
-
Чемпионга – Иске Кади мәктәбенә 64 мең сумлык телевизор биргәннәр
"IT-чемпион" республика бәйгесендә район мәктәпләре арасында җиңү яулаган өчен алган кыйммәтле бүләкләрен искекадилылар үз китапханәләренә урнаштырмакчы. Балалар шушы смарттелевизор аша интернетка да чыга алачак. Шәп техника! -Бәйгедә икенче тапкыр җиңүебез. Узган елда интерактив такта белән бүләкләнгән идек, - ди Иске Кади мәктәбе директоры Наил Моксинов. - Быел "IT-чемпион" да 60...
-
Рейтинг әзер: район башлыкларының үз җирлегенә мөнәсәбәте нинди?
Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте. Татарстанның социаль-икътисади үсеше нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Өстәвенә, соңгы елларда республика җитәкчелеге районнарны камилләштерүгә аеруча зур...
-
Чирмешәнлеләргә миллионлаган сум бурычны барыбер түләргә туры киләчәк
Чирмешән районы халкы үткән еллар өчен транспорт салымы буенча гына да 1 миллион 855 мең сум бурычын (недоимка) түләмәгән. Кармыш, Лашман, Чирмешән, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Яңа Кади җирлекләре буенча бу төр салымны түләмәүчеләр берничә генә, әмма зур күләмдә бурычлылар. Ә Югары Кәминкә, Күтәмә, Туймәт, Ульяновка, Түбән Кармалка, Иске Котыш...
-
Чирмешәндә өч көндә өч исерек шофер тоткарланган
Узган атна азагында район территориясендә исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчене туктатканнар. 5 февральдә район үзәгендәге Нагорная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке алтылар тирәсендә туктаткан җиңел машина белән идарә итүче 1961нче елда туган ир-ат, Лашман кешесе, руль артына салган килеш утырган. 6 февральдә Чирмешәнгә Югары Чегодайдан машина белән килгән...