8 май 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе башланды
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары Бөек Җиңү символын таратуны район үзәге кибетләре аша оештырган.
-
Ветеранга бүләк – район газетасы
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды, Кармыш авылыннан Оркыя Хәйруллинаны 2020 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.
-
Чирмешәндә Җиңү көненә урамнарны бизәделәр
Район мәдәният йорты Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышлап 30 дан күбрәк баннерлар һәм табличкалар ясаткан.
-
Чирмешәндә бәйрәм рухы сизелә дә
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, район үзәгендә быел митинг оештырылмаса да, чирмешәнлеләр аны зурлап билгеләп үтәргә җыена.
-
Чирмешәндә Җиңү көне алдыннан район башлыгы ветераннарга бүләкләр тапшырды
8 май көнне чирмешәнлеләр кызыл флаглар белән бизәлгән машиналарны күргәч, телефоннарын кулга алып, фотога, видеога төшерергә ашыктылар. Машиналарда урнаштырылган тавыш көчәйткечләрдән хәрби җырлар яңгырады.
-
Коронавирус чире республикада бишенче кешенең гомерен өзгән
Соңгы тәүлектә күршеләребез: Аксубай, Нурлат, Лениногорск районнарында коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлгән. Татарстан буенча Covid-19га каршы көрәш штабы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Чирмешән районында, шөкер, әлеге авыруны яңа йоктыручылар юк.
-
Чирмешәндә ураза тотучыларга пылауга кадәр пешереп китерәләр
Район үзәгендә 130лап кешенең өйләренә көнаралаш пирог, салатлар, хәтта пылау пешереп китереп бирәләр. Район мөхтәсибәте һәм үзәк мәчет ураза тотучы якташларыбызга ифтарга әнә шундый сый оештырган.
-
Чирмешән юлларында чокыр-чакырлар кими
Район үзәге урамнарында асфальттагы чокырларны ямый башладылар. Бакча, Техническая урамнарында да юлның байтак өлеше шомарды.