8 апрель 2019 яңалыклары
-
Чирмешән больницасында кадрлар проблемасы юк
Авыл җирендә кадрлар хакында сүз чыкса, нигездә, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм табиблар җитешми, дибез. Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсендә әлеге проблема уңай хәл ителә, монда яшьләр кайта башлаган.
-
Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләре өчен кирәкле ягулыкны ташламалы бәядән алачак
Республика хуҗалыкларына кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк.
-
Чирмешән районында бер атнада ике мунча янган
1-7 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән.
-
Балалар – юллар иминлеге яклы
Бакчага йөрүче балалар да юллардагы иминлекне кайгырталар. “Ромашка” бакчасында тәрбияләнүчеләр “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының район бүлекчәсе әйдәүче белгече Лилия Сафина һәм ЮХИДИ инспекторы Сергей Барабашкин җитәкчелегендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен бергәләп” акциясе уздырдылар.
-
Чирмешәндә Габдрәхим Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды
Безгә ешрак күрешергә, бер - беребезне яхшырак белергә, аралашырга кирәк. Авылларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, районыбызны алга җибәрүдә булышу җаен эзлик. Без бит чирмешәнлеләр, без дә шушы җир өчен җаваплылар. Быел Чирмешәндә узган якташлар очрашуында мондый фикерләр еш яңгырады.
-
Әмирдә сәйләннән картиналар ясадылар
Әмир авылы китапханәсендә чаралар еш уза.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә техник карауны “бишлегә” үттеләр
Шушы көннәрдә “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторлары һәм машина йөртүчеләре имтихан тотты, биредә авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрделәр.